Күңелсез булмаячак. Мәдәният министры урамга чыгарга киңәш итә

Кем әйтмешли, тау Мөхәммәткә бармаса, Мөхәммәт тауга бара. Татарстан Мәдәният министрлыгы да шушы гыйбарәгә тугры калган. Министр Ирада Әюпова әйтүенчә, WorldSkills дөнья чемпионаты кысасында мәдәни чаралар түбә астында гына үткәрелми, күбрәк урамга чыкканнар.

Чемпионат көннәрендә Татарстанның барлык мәдәни төрлелеген күрсәтеп калырга тырышмакчылар. Бу – чит ил кунакларының безгә яңадан килүләре өчен дә кирәк. Чемпионат көннәрендә әбигә дә, бәбигә дә кызык булган программа тәкъдим итәләр. Аларны күрү өчен әллә кая барырга да кирәкми: чаралар шәһәр паркларында һәм урамнарда гөрли.Министр сүзләренчә, бу кешеләргә телевизор каршыннан торып, бәйрәм мохитенә чумарга этәргеч бирәчәк. Аның фикеренчә, мәдәният бина эче белән чикләнергә тиеш түгел.

– Республика кунакларына безнең традицияләр һәм фольклор кызык. Безнең халыкка да шул кирәк икән. Беркөнне Казан ипподромы янында әбиләрдән: “Басып торып, карап армадыгызмы?” – дип сорадык. Алар исә: “Мондый мөмкинлек тагын кайчан була әле?” – дип җавап бирде. Бәйрәмчә мохит бөтен җирдә хөкем сөрә, – диде Ирада Әюпова.

Чаралар август азагына кадәр дәвам итәчәк, күргәзмәләр эшләячәк. Иң мөһиме: аларда катнашу – бушлай.Мәдәни чараларның кайда, кайчан һәм ничәдә буласын WorldSkills Kazan 2019 чемпионатының рәсми сайтыннан һәм махсус мобиль кушымтадан карап барырга мөмкин.

Чемпионат эшче һөнәрләргә багышлана. Шуңа күрә мәдәни чараларны да шулар аша күрсәтәләр. Әле күптән түгел генә Камал театры мәйданында театр цехлары остаханәләр оештырды. Биредә шәһәрнең берничә театрының бутафор, грим-парикмахер, тегү, курчак ясау цехлары теләге булган һәркемгә декорацияләрнең ничек ясалуы, артистларга ничек грим салынуы турында сөйләде, һәркем шушы һөнәр иясе булып карады. Бу чараны 27 августта тагын кабатлаячаклар. Паркларда эшче һөнәрләргә багышланган фильмнар күрсәтәчәкләр. Министр Татарстанның “Кино төне” акциясенә кушылачагы турында да әйтте.

Шәһәр халкы игътибар итми калмагандыр: шушы көннәрдә Казан Кремле аллы-гөлле төсләргә “буялды”. WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләре дөнья чемпионатының мәдәни программасына кергән ут тамашасы 21-23 августта бушлай күрсәтелде. Ирада Әюпова әйтүенчә, Кремльнең Спас манарасындагы ут тамашасы 10 миллион сумга төшкән. Акчаның күп өлеше – 7 миллион чамасы – проекция җиһазаларына тотылган. Министр сүзләренчә, тамашаның соңгы көнендә28 мең кеше җыелган. Ирада Әюпова үзе дә аны карарга барган булган. “Мин кызым белән барып кайттым. Анда хәтта атларга да урын юк иде. Кешеләрнең шулай күпләп килүе куандыра”, –диде мәдәният министры.

Ирада Әюпова мәдәни чараларда күпме катнашканы турында да мәгълүмат китерде. Күңел ачу программасын башлап җибәргән “Печән базары” фестивален, мәсәлән, 20 мең кеше тамаша кылган, “Иске Казан түгәрәк уенын”да берничә мең кеше катнашкан.

Мәдәният министры эшче кулларга хөрмәтне мәгълүмат чаралары аша тудырырга кирәк дигән фикерен җиткерде. Моны ул WorldSkills чемпионатын мәңгеләштерү буенча ниләр эшләргә була дигән сорауга җавап итеп яңгыратты.

– Чор йөзләре – җитәкчеләр генә түгел, ә гади, хезмәт кешеләре. Менә шулар турында язарга, аларны төшерергә кирәк. Журналистлар тарих яза. Хезмәт кешеләрен тарихта мәңгеләштереп калдырыйк, − диде Ирада Әюпова.


Фикер өстәү