Ольга Васильева: WorldSkills үзеннән соң зур мирас калдыра

Россия Федерациясе мәгариф министры Ольга Васильева Россиянең WorldSkills хәрәкәтенә керүе илдә урта һөнәри белем бирү үсешенә зур этәргеч булды дип исәпли. Бу хакта ул бүген WorldSkills Кazan 2019 чемпионаты кысаларында журналистлар белән очрашуда әйтте, дип хәбәр итә «Татар-информ».

“Чемпионат үзеннән соң зур мирас калдыра. Бу чемпионатта тупланган тәҗрибә илдә урта һөнәри белем бирү үсеше нигезендә торачак. Безнең ил командасының халыкара бәйгедә катнашуы да моңа йогынты ясаячак”, — диде Васильева.

Ул чемпионатта кулланылган технологияләрнең, җиһазларның безнең илдә калачагын искәртте.

“Бу хәрәкәтнең нәтиҗәсе – тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның күбесенең, һәм унберне тәмамлаучыларның да профессиональ үсешкә урта һөнәри белем алу аша килә башлавы”, — дип билгеләп үтте министр.

  • Эшче һөнәрләрне үстерү һәм танытуны максат итеп куйган WorldSkills дөньякүләм хәрәкәте 1950 елда оешкан. WorldSkills Kazan 2019 — Халыкара хәрәкәтнең безнең ил территориясендә узган беренче чарасы. Казанда чемпионат 27 августка кадәр дәвам итәчәк. Чемпионатка 63 илдән 56 компетенциядә 1300 катнашучы килде.

Фикер өстәү