Швейцариянең Федераль Советы әгъзасы Казанда чемпионатны оештыруны югары бәяләде

Икътисад, фән һәм фәнни тикшеренүләр федераль департаменты башлыгы Ги Пармелен WorldSkills Kazan 2019 чемпионатының оештырылуын югары бәяләде һәм чемпионат инфраструктурасы сыйфатына аерым игътибар бирде. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгы журналистларына сөйләде.

«Чемпионат бик шәп оештырылган, бигрәк тә мин инфраструктура сыйфатын билгеләп үтә алам. Мин сәфәрдән бик канәгать», — диде Ги Пармелен.

Шулай ук Швейцария сәясәтчеләре Казанның матурлыгын да бәяләде. Төгәлрәк бәяләү өчен күбрәк вакыт кирәк, әмма шәһәр искиткеч, беренче тәэсирләр матур, дип сөйләде ул.

Эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә 27 августка кадәр уза. Халыкара вакыйга дөньяның 63 иленнән 1300 дән артык катнашучыны җәлеп итте. Шулай ук чемпионатта 3500 волонтер катнаша.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/24/192184/


Фикер өстәү