Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил вакытында сак булу турында искәртә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Көн дәвамында республикада көчле яңгыр яварга мөмкин, шулай ук төньяк-көнбатыштан секундына 17 метрга кадәр көчле җил, ә иртән һәм кичен томан булуы көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе искәрткәнчә, көчле җил, яшен һәм көчле яңгыр юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен җитди куркыныч тудыра.

Һава торышы начарайган очракта, электр тапшыру линияләре, агачлар, реклама щитлары һәм витриналар белән янәшә торудан качарга, шулай ук йорт кәрнизләреннән, реклама стендларыннан, начар эленгән асылмалы әйберләрдән һәм черегән агач кәүсәләреннән ераграк торырга киңәш ителә.

 


Фикер өстәү