Электр “Матиз”ын көткәндә. ММашина башыбызга җитмәсме? (фикер)

Яхшы яңалык: 2030 елга Голландиядә бензин, дизель ягулыгы ягып йөри торган транспорт чараларыннан тулысынча баш тартырга җыеналар. Аларның барысын да электромобильләр алыштырачак. Иске дөньяның калган илләре дә бу башлангычны күтәреп алыр, башка кыйтгалар да аңа кушылыр дигән өмет бар. Тик…

Татарның гына түгел, Европаның, гомумән алганда, кешелекнең дә акылы төштән соң түгелме? Углеводородлар янудан барлыкка килгән углекислый газ, ул тудырган парник эффекты, ягъни глобаль җылыну инде тулы көченә бара. Климат кискенләшеп, капма-каршы күренеш­ләр – корылык һәм су басулар арта, табигый бәла-казалар ешая, океанда су күтәрелә. 20-25 елдан Җирдә нефть чыгарылмый, аннан бензин, солярка кумый, аларны якмый башлаган тәкъдирдә дә бу процесс туктамаячак. Чөнки фарштан ит ясап булмаган кебек, атмосферадагы углекислота газын киредән җыеп алу мөмкин эш түгел. Аның өчен планетадагы урманнар мәйданын бер ярым, ике тапкыр арттыру кирәк. Һәр гамәлдән керем, табыш, файда эзләп яшәргә күнеккән кешелек моны эшләргә сәләтсез. Ә киресе башкарыла тора – урманнар контрольсез киселү сәбәпле, аларның мәйданы Россиядә дә, дөньяда да елдан-ел кими. Гамьсез кешелек бүген белән, иртәгә өчен ишәк кайгырган, дип яши, үзе утырган ботакка үзе балта чаба булып чыга.

Илебезнең Ерак Көнчыгышында һәм Себердәге тайганың исәпсез киселеп, Кытай драконының мәңге туймас тамагына кереп баруы, икътисадларын үзләрендә булмаган агач чималы белән канәгатьләндерүе күпләребезгә мәгълүм. 3-4 млн гектарга җәелгән быелгы янгыннарның да сәбәбен аерым белгечләр җинятьчел юл белен Күк асты иленә сатылган урман мәйданнарын көл астында калдыру, эз яшерүдә күрә. Планета үпкәсенең олы өлеше булган Амазония урманнарының да шактый зур тизлектә кимеп баруы билгеле. Ягъни җирдә углекислота газы артып, кислород кимеп торуына адәми зат бүген үзе үк каршы – ул углеводородларны чутсыз куллана һәм алны-артны карамый урман кисә…

Сүз башым бит – шүрәле, дигәндәй, киредән автомобильләргә кайтыйк. Без барыбыз да үз-үзенә әллә кем, барыбызга да артып торган уңайлыклар, комфорт кирәк. Җәмәгать транспортында, трамвай-троллейбусларда йөрүне, метрога төшүне халыкның билгеле бер өлеше ниндидер кимсенүгә саный. Кредитка керә-керә, шәхси транспорт чарасы сатып ала, шуңа утыра. Утырмас та иде – заманы шундый. Ке­шедән ким булып, тукталышта трамвай көтеп торсынмы? Нәтиҗәсе билгеле – дөньяны машина басты. (Авто­мобильләр саны дөньяда, язуларынча, ярты миллиардтан арткан.) Урамнарны тутырып ташкын булып агалар, кычкырталар, шаулыйлар, сасы ис чыгаралар, кичләрен ишегалларын, йорт тирәләрен сырып алалар. Шул тимер ташкынга, андагы аерым автомобильләргә карыйм: күбесендә машина йөртүче берүзе яисә янында бердәнбер пассажир. 80 процент очракта бу шулай. Бер йә ике кешене А пунктыннан Б пунктына илтү өчен киткән ягулыкны санамаганда, барыбыз да сулаган һава, зур күләмдә сарыф ителгән кислород кызганыч. Комфорт яратучы бензин өчен түләсә дә, кислород өчен түләми бит. Ә уртакул автомобильнең 500 чакрым юл үткәндә бер кеше ел буе суларлык кислород “ашавы” мәгълүм. Ягъни бер литр бензин янганда, якынча 300 литр кислород юкка чыга. Бәланең икенче, хәтәррәк ягы – шул ук реакция нәтиҗәсендә атмосферага 0,7 кг (400 литр) чиста углерод диоксиды (углекислота газы) өс­тәлә. Нәкъ шуңа күрә экологлар, машина сатып алдыңмы, син 12 гектар урман утыртырга тиешсең, диләр. Шулайдыр, тик кайда ул гектарлар, гомере буе 12 түгел, бер төп агач утыртмаганнар да хәтсез бит.

Узган елгы статистика Татарстаныбызда җиңел машиналар саны 1,3 миллионга җитүен билгели. Әлеге санны 12гә тапкырлап, без кислород һәм углекислота газы балансы саклансын өчен республикабызда күпме урман мәйда­ны булырга тиешлеген санап чыгара алабыз. Ул 15,6 млн гектар чыга. Чынлыкта урманнар республиканың 17 процентын тәшкил иткәнлеге, ягъни 11,6 млн гектар булуы мәгълүм. 4 млн гектар урман җитми. Әмма без биредә аны утырткан очракта да экология белән һава торышы барыбер глобаль климатка, андагы үзгәрешләргә бәйле. Моны аңлар өчен белгеч булу кирәкми. Чүлдә генә ул оазислар була. Җир шары җылынып маташканда, ул җылыну алып килгән һәм киләчәк табигать гарасатларыннан беркемне бернинди оазис та коткармаячак.

Тик голландиялеләр ясый башлаган иссез, тавышсыз, “Матиз”дан да җыйнак ике кешелек авто барыбер өметлән­дерә һәм ымсындыра – иртәгесе көн турында уйлаучылар да бар әле.

 


Фикер өстәү