Берәүгә дә китереп бирмиләр

Май чүлмәге тышыннан билгеле, ди безнең халык. Төзек йортлары, зур, иркен мал абзарлары шаккатмалы Балык Бистәсе районының Иванай авылында яшәүче Любовь һәм Анатолий Емельяновлар гаиләсенең.

Алар икесе дә – шушы авылдан. Әти-әниләре колхозчы булган. Алардан күреп, балалары да хезмәткә өйрәнеп, эш яратып үскән­нәр. Любовь башлангыч сый­ныф укытучысы булыр­га укыган, Анатолий механизатор, шофер һөнәрен үз­ләш­тер­гән. Укып бетер­гәч, гаилә корып җибәр­гәннәр, бүген өч бала үс­терәләр.

Бер карасаң, гап-гади тормыш алып баралар кебек. Үзләренең пай җирләре бар. Анда солы, арпа чәчәләр, күпьеллык печән үстерәләр. Өч савым сыеры, бозаулар, өч-дүрт баш үгез асрыйлар, алар янында тавык-чебеш, казлар да бар. “Өйләнешкәч тә, каенана белән бергә яшә-дек. Өйгә газ, су кермәгән иде әле. Каената төзи башлаган йортны үзебез салып бетереп, баш­ка чыктык. Бик рәхәттә яшибез, бөтен уңай-лыклар бар”, – ди хуҗабикә. Мәктәп ябылгач, колхозда эш бет­кәч, Емельяновлар аптырап калмыйлар: мал санын арттырырга уйлыйлар. Пай җирләрен үзләре эш­кәртә башлыйлар. Соңрак Анатолий, зур йөк машинасы сатып алып, ерак юлларга чыга башлый. Өйдә тормышны барлау Люба карамагында кала. Олы уллары Николай, Чаллы шәһәрендә политехник көллияттә эретеп ябыш­тыру һөнәрен үзләште­реп кайткач, авылда төпләнә. Йорт тирәсендә яр­дәм итә. Пай җирендә сукалау, чәчү, урып-җыю эш­ләрен үз җилкәсенә ала. Яздан алып көзгә кадәр кырда эш бетми. Элек алган сука белән трактор янәшәсенә тырма, чәчкеч, чап­кычын да булдыралар. Комбайн да сатып алалар. “Кеч-кенә машинасын, трактор, комбайнны да йөртә улым. Тимер эшенә дә кулы ятып тора. Үзе төзәтә, эретеп ябыштыра. Энесе Родионны да эшкә өйрәтә. Мин аппарат белән сыер савам. Сөтне сатабыз, үгезләрне итләтә урнаштырабыз. Яшәр­гә кирәк бит. Ты­рыш­масаң, берәүгә дә китереп бирми­ләр”, – ди Люба. Кышлык печәнне дә әзерләгән алар. 400–500 килограммлы 130–140 төргәк печәнне лапас­ка урнаштырып куйганнар. Төр­гәкләү җайлан­масы да – үз­ләренеке. Андый печән­не урнаштыру җиңел, диләр.

Киләчәккә планнары да зурдан. Олы улларына йорт сала башлаганнар. Өйлән­гәч, яшәргә үз куышлары булыр, диләр. Көнләшеп карарлык бу яктан Емельяновлар гаи­ләсенә. Булдыралар бит. Хәт­та балаларын да авылныкы итеп тәрбияли алганнар.

Гөлназ Зарипова, Балык Бистәсе районы, Иванай авылы.

 


Фикер өстәү