Икенчесе сыйныф укучыларына бүләк әзерләгәннәр

Белем көнендә Казанның икенче сыйныф укучылары беренче тапкыр «Яшь эколог көндәлеге » алачак. Бу хакта Казан Мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә билгеле булды.

«Беренче уку көнендә Казанның 19 мең беренче сыйныф укучысы традиция буенча мэриядән истәлекле бүләк — „Игелекле эшләр көндәлеге“ алачак. Быел беренче тапкыр икенче сыйныф укучыларын да бүләк көтә — ул мәгариф идарәсе заказы буенча эшләнгән „Яшь эколог көндәлеге“, ул балаларны табигатькә сакчыл карарга өйрәтә», — дип сөйләде мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов.

«Яшь эколог көндәлеге » икенче сыйныф укучылары өчен шәһәр экологиясен яхшырту программасының бер өлеше булачак. Аерым алганда, ул укучыларны чүп-чарны аерым җыюга өйрәтергә тиеш, дип ачыклык кертте шәһәр мэры Илсур Метшин.

 


Фикер өстәү