Җәйнең соңгы атнасы Татарстан Республикасында салкынча һәм яңгырлы булыр дип көтелә. Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары турында «Российская газета» яза.
«Идел буеның төньяк территориясендә (Түбән Новгород, Татарстан) төнлә 6-11 градус, көндез 13-18 градус җылы булачак. Яңгыр көтелә», – дип хәбәр итә метеорологлар. Шул ук вакытта Идел буеның көньяк территориясендә, Самара һәм Саратов өлкәләрендә җылырак булачак, һава температурасы +23 градуска кадәр күтәреләчәк.
Көчле явым-төшем көтелми, ә көндез һава температурасы 19-24 градуска кадәр күтәреләчәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat