Үз чыганагыбыз белдергәнчә,»Барс-Медиа» татар медиа төркеменең башлыгы итеп Павел Волонихин куелган. Ул элек Айдар Галимов студиясенең җитәкчесе булып эшләгән.
Павелга 40 яшь, Уфада туган. 2000 елдан алып ул җырчы Айдар Галимовның “Айдар” театр-студиясендә эшли башлый һәм ике елдан студиянең җитәкчесе итеп билгеләнә.
Татар эстрадасында әйдәп баручы “Барс-медиа” Татар Медиа Группасы Директорлар советы рәисе Марат Гәрәев үзенең һәм кызы, соңгы елларда бу ширкәтне җитәкләгән Динә Гәрәеваның шоу бизнестан тулысынча китүен белдергән иде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat