WorldSkills 2019 ярышларында тамашачы нәрсә карый?

Шәһәр читендә булса да, “Казан Экспо”га барып җитү мәсьәләсендә мәшәкать булмды. Бушлай автобуслар шәһәрнең өч тукталышыннан йөреп торды. Гаилә белән килүчеләр күп иде. Ял көнәрендә ярышларны карарга меңләгән кеше җыелды.

«Өйдә дә шул хакта гына сөйләшәбез»

Эшче һөнәрләр бәйгесе булгач, гади һөнәрләргә игътибар күбрәк булды. Робот техникасы, 3D модельләштерү дигәннәрне әле барыбер дә авыррак кабул итәбез икән. Ярыш көннәрендә тамашачыларның күпчелеген “А” һәм “Б” кластерларында, ягъни “Хезмәт күрсәтү” ярышы мәйданчыкларында күрергә мөмкин иде. Биредә пешекчеләр, кондитерлар, чәчтарашлар, кунакханәдә, ресторанда хезмәт күрсәтүчеләр көч сынашты.

“Ресторан сервисы” компетенциясен аеруча игътибар белән күзәтәләр. Биредә үзебезнең Татарстан егете – Тимур Каюмов катнаша. Муллиевлар гаиләсе дә аның өчен җан атарга килгән.

– Тимур кызыбыз белән таныш. Ул да биредә кунакларга хезмәт күрсәтә әле, – ди гаилә башлыгы Ленар. – “Казан Экспо”га үз машинабыз белән килдек, артык кыенлыклар тумады. Оештыруга килгәндә, барысы да югары дәрәҗәдә, бик ошый. Аңлаталар, йөртәләр, сорауларга җавап бирәләр.

Казан федераль университеты студентлары да эшче һөнәрләр ярышын күзәтеп кайткан.

– “Казан Экспо”да ике сәгать чамасы булдык. Башта барысын да аңлап та булмады, тәэсирләр шундый күп! Бу чарадан читтә калырга һич кенә дә ярамый. Мине “Казан Экспо”ның мәйданы шаккатырды. Ул үзенә күрә берләштерү урынына әйләнгән: монда республикабыз халкы да, чит илләрдән килгән башка милләт кешеләре дә бергә. “Флористика”, “Зәркән эшләнмәләр ясау”, “Җиһаз ясау”, “Графика дизайны” компетенцияләрен карадык. Катнашучыларга хөрмәтем артты. Алар үз эшенә шундый бирелгән, үз дөньясына чумган, – дип уртаклашты хис-кичерешләре белән 3 курс студенты студенты Камилә Захарова.

Әсхия ханым Костикова, ярышлардан бигрәк, “Казан Экспо”да халык өчен тудырылган уңайлыкларга гаҗәпләнеп кайткан. “Барысы да менә дигән итеп оештырылган. Автобуслар белән дә кыенлыклар, тыгылыш, ыгы-зыгы юк. Халык өчен ял урыны, балалар өчен мәйданчыклар эшли. Бар җирдә –  чисталык. Мондагы кичерешләрне сүз белән аңлатып та булмый. Өйгә кайткач та, шул WorldSkills турында гына сөйләшәбез!” – дип тәэсирләнеп сөйләде ул.

– Бер урында әллә ничә төрле милләт, әллә ничә төрле команда җыелган. Чит ил кунаклары аралашуга ачык, барысы белән дә исәнләшеп йөриләр. Безгә дә инглиз телен шомартырга менә дигән мөмкинлек бу. Компетенцияләр белән танышып чыктык. Машиналарны ничек буйыйлар, ничек итеп тортларны бизиләр, яңа сайтларны ничек ясыйлар – шулар турында мәгълүмат алдык. WorldSkills гел Казанда гына үткәрелсен иде, – ди Азалия Гайфуллина. 12 яшьлек кыз әле киләчәктә кем буласын белми. Нәкъ тә шушы чемпионат аңа һөнәр сайлауда булышыр, шәт.

 

Роботлар массаж ясый алмаячак

Эретеп ябыштыручы роботлар, клонлаштырылган үсемлекләр, электронлаштырылган кырлар… “Казан Экспо” халыкара үзәгендә күз күрмәгән, колак ишетмәгән белгечлекләр белән дә танышырга була  иде. Бу – әкият түгел, чынбарлык. Ун елдан нинди белгечләр кирәк буласын “Ворлдскиллс” кысасында узучы “Future Skills” ярышында белеп булды.

– Миңа бигрәк тә мондагы рух ошый. Эш тә, бәйрәм дә бар. Төрле милләт вәкилләрен күзәтү дә кызык. Чит ил кунаклары һәрчак елмаеп йөри. Бигрәк тә робот техникасы юнәлешләре мавыктыргыч кебек тоелды. Әнием укытучы булгач, укытучы һөнәрен сайларга карар кылган идем. Монда килгәч, икеләнә башладым. Баксаң, нинди генә һөнәрләр юк икән, – ди 9 нчы сыйныф укучысы Виолетто Юдина.

10 нчы сыйныф укучысы Камилә Кәримова белән дә шул ук хәл. Һөнәрләр төрлелегеннән башы әйләнеп киткәнме шунда, аптырап калган. “Соңгы вакытта кунакханә бизнесы популяр дип, шушы юнәлеш белән кызыксына башлаган идем. Монда килгәч, уйга калдым әле. Бигрәк тә яңа белгечлекләр турында ишетәсем килә», – ди ул.

– Future Skills – безнең иң алдынгы проектларыбызның берсе, – ди “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” берлеге генераль директоры Роберт Уразов. – Роботлаштыру икътисадка да, социаль өлкәгә дә нык тәэсир итә. Бу кайдадыр күп кенә эш урыннарының кимүенә китерсә, икенчеләре барлыкка килә. Проект аша нинди өлкәдә, күпме һәм нинди эш урыннары барлыкка киләчәген ачыкларга тырышабыз.

“Ворлдскиллс Россия” оешмасының Сәнәгать һәм яңа компетенцияләр буенча департамент җитәкчесе урынбасары Полина Федорова әйтүенчә, Future Skills юнәлеше буенча ярышлар дөнья чемпионаты зачетыннан тыш уза. 169 конкурсант арасында Россиядән 115 кеше катнаша, калганнары 17 чит илдән килгән.

  • Дөнья бик тиз үзгәрә. Безгә әти-әниләрнең, балаларның заманча таләпләргә җавап бирүе мөһим. Әнә тегендә пилотсыз такси проектын эшлиләр. Менә монда эретеп ябыштыручы роботларны программалаштыручы озын толымлы, сылу кызыбызны өч көннән бирле күзәтәм инде. Бик кызык. 2035 елда мобиль робот комплекслары барлыкка киләчәк, – ди ул.

Баш белгеч Галина Пугачева үсемлекләрне клонлаштыру турында сөйләде. Клонлаштыруны орлыкландыру тармагының киләчәге дип саный ул. Чит илләрдә мондый технологияләрне күптән кулланалар, ди. Бер кечкенә үсемлектән 10 – 20не үрчетеп була. Бәрәңгене клонлаштыру җиңел булса, карлыган моңа авыр бирелә икән.

Белгечләр тиздән мәгълүмат технологияләрнең җир эше, игенчелек тармагына үтеп керәчәген дә әйтте. Басуны фотога төшереп, компьютерга кертеп, фәнни тикшеренүләр үткәрүчеләр дә бар икән.

Шулай да ун елдан соң нинди белгечләр өстенлеккә ирешәчәк?

  • Бу сорауга төгәл җавап бирүче булса, мәгариф системасында, шулай ук эш урыннарын ябу буенча проблема булмас иде. Теләсә нинди өлкәдә программалаштыру, инглиз телен белү популяр булачак. Сәнәгатькә робот техникасы керә бара. Колл-үзәкләрдә эшләүчеләр, копирайтерларга ихтыяҗ кими. Ләкин роботлар бөтен нәрсәне дә башкара алмаячак. Әйтик, массаж ясау аларның кулыннан килми, – диде Полина газетабыз хәбәрчесенә.

 

Кайнады да, кайнатты да

Меңәрләгән егет һәм кыз “Казан Экспо”да иң яхшы оста исеме өчен көрәшкән арада, башкала халкы һәм кунаклары урамнарда, паркларда күңел ача. Һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионаты көннәрендә Казан бәйрәм кәефе белән яши.

Оештыручылар ярыш көннәрендә берәүгә дә күңелсез булмаячак дип вәгъдә биргән иде. Бәйрәм дулкынын һәркем тоеп өлгерде. Төп күңел ачу чаралары Казанның халык күпләп йөри торган урыннарында – Горки-Әмәт урман паркында, Горький исемендәге паркта, Бауман урамында һәм Кабан күле яры буенда уза. Горки-Әмәт урман паркында мәдәни һәм күңел ачу чаралары аеруча күп оештырыла. Биредә чемпионатның ачылышын да ачык һавада күрсәттеләр. 27 августта ябылу тантанасын да монда карап булачак. Татар җырчыларыннан, альтернатив музыка төркемнәреннән акустик концерт, ниндидер ил мәдәниятенә багышланган чаралар – боларны күрер өчен дә паркларга бармалы.

Горки-Әмәт паркына килеп, ниндидер яңа һөнәргә дә өйрәнергә мөмкин. Моның өчен биредә “Киләчәккә билет” дигән интерактив мәйданчык эшләде. Мәктәп укучыларына үзләренә кызыклы һөнәрне табар өчен менә дигән мөмкинлек тә әле бу.

– 22-25 август көннәрендә паркларга якынча 70 мең кеше килде. Ял көннәрендә халык аеруча күп иде. Барлык мәйданчыкларда да олылар өчен дә, балалар өчен дә кызыклы чаралар оештырылды. Мәсәлән, Горький паркында балалар үз куллары белән әйберләр ясады, остаханәләрдә катнашты. Күзәтүләрдән чыгып әйтә алабыз: Горький паркы һәм Бауман урамы туристлар арасында зуррак кызыксыну уята. Горки-Әмәт паркы һәм Кабан күле яры да читтә калмый, аларның үз тамашачысы. Шөкер, халык канәгать, берәү дә ризасызлык белдереп килми. Казанда бәйрәмчә мохит, шунысы куандыра, – ди чемпионатның мәдәни программа департаменты җитәкчесе Роман Османов. Аның фикеренчә, күңел ачу чаралары белән урамга чыгып, дөрес эшләгәннәр. Бу халыкны да күбрәк җәлеп итә, чемпионатка кызыксынуны да арттыра.

Тәмле Казан

Чәкчәкле тортлар, кокос эчендә туңдырма, татарча капуччино, Чехия трдельниклары, казанда пешкән пылау… Боларның барысын да 23-25 август көннәрендә “Казан” гаилә үзәге янында узган “Тәмле Казан” фестивалендә күрергә мөмкин иде. Ул быел WorldSkills чемпионатына багышланды. Тәмле ашарга яратучыларны Татарстанның йөзләп рестораны һәм кафесы сыйлады.

Эшче һөнәрләр чемпионатында пешекчеләр дә ярыша. Осталар кебек ашарга пешерергә теләүчеләр өчен “Тәмле Казан” фестивалендә танылган пешекчеләрдән лекцияләр тәкъдим итте. Тыңларга килгән кешеләр сарык итеннән шурпа, баллы тәм-томнар пешерү серләренә төшенеп кайтып китте. WorldSkills чемпионатына атап махсус сатуга чыгарылган “Казан” тортын да биредә сатып алырга мөмкин иде.

Бәяләргә килсәк, күпләр тәм-томнарның исеннән генә тук булып китәргә мәҗбүр булды. Күпләр ризык хакларының 2-3 тапкыр арттырып сатылуына зарланды. Мисал өчен, чех ризыгы – трдельник өчен (төрле чикләвекләр, шикәр комы сибелгән камыр ризыгы) 250 сум сорадылар. Бу ризык исә биш минутта әзер була. 50 грамм туңдырма өчен дә 200 сум чыгарып саласы. Тик туңдырма сатучылар күңелне күтәрер өчен чара уйлап тапканнар иде: кайберәүләр салкын тәм-томны сатып алсаң, тагын берне бушка тәкъдим итте.

Чулпан Гарифуллина, Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү