Камал театры сәхнәсендә “Башкорт туе”н күрсәтәчәкләр. Бу хакта Башкортстанның Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры гастроленә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. Театрның сәнгать җитәкчесе Мөсәлим Күлбаев әйтүенчә, спектакль башкорт туен үткәрү үзенчәлекләренең энциклопедиясенә әверелгән.
– Бу спектакльдә туй йоласы элек ничек булган шулай итеп, бөтен нечкәлекләрен исәпкә алып күрсәтелә. Кызганыч, туйның бик күп матур үрнәкләре тормыштан төшеп калган икән инде. Ә бит кәләшне киендерү, кияүгә бирү, кәләшнең елавы – боларның барысында да олы мәгънә ята. Шунысы сөендерә: бүген яшьләр элекке йолалар белән кызыксына. Бик күпләрнең туйны йоласына туры китереп, чын мәгънәсендә башкортча итеп үткәрәселәре килә. Шуңа күрә спектакльне яшьләр дә, никахны оештыручылар да карый, – диде драма артисты Аида Күлбаева.
– “Башкорт туе” (Мөхәммәтша Бурангулов әсәре) спектакленең декорацияләре бик бай, костюмнар искиткеч, – ди сәнгать җитәкчесе Мөсәлим Күлбаев. – Каһарманнарның костюм детальләре тарихи яктан дөрес итеп торгызылды, традициягә туры китереп эшләнде. Кайбер детальләр 3D-принтер ярдәмендә ясалды.
Башкортстанның 100 еллыгын бәйрәм итү кысасында оештырылган бу гастроль Г. Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында да берничә спектакль күрсәтә. Шуларның берсе – Мостай Кәрим әсәрләренә нигезләнеп куелган “Безнең өйнең яме” спектакле вакытында зал зур бер тирмәгә әвереләчәк. “Зур гына чатыр сәхнәне һәм тамашачы залын биләп алачак. Без моны авылны зур бер йорт итеп күрсәтү өчен эшләдек”, – ди сәнгать җитәкчесе.
Башкортстанның яшьләр театры “Акча булса бер букча” (Мөдәррис Багаев) музыкаль комедиясен һәм урыс телендәге “У ковчега в восемь” (У.Хуб), “Волшебная мельница” (М.Кәрим) спектакльләрен дә алып килә.
Гөлинә Гыймадова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat