Роспотребнадзор мәктәпләрне 200 миллион сум штрафка тарткан

Роспотребнадзор яңа уку елына әзерлек кысаларында мәктәпләрдә санитар нормаларны бозу фактлары буенча 27 меңнән артык карар чыгарган, гомумән алганда 200 миллион сумга штраф салган, дип хәбәр итә ведомство.

Федераль хезмәттә аңлатуларынча, уку елына әзерлекне тикшергәндә  белгечләр төрле лаборатор-инструменталь методларын кулланып мәктәпләрне җентекләп караганнар: яктыртылу дәрәҗәләре үлчәнгән, эчәргә яраклы су пробалары алынган.

— Үткәрелгән чаралар нәтиҗәләре буенча санитар законнарны бозган өчен административ җәза билгеләү турында 27 меңнән артык карар чыгарылды. Штрафларның гомуми суммасы якынча 200 миллион сум тәшкил иткән, — дип аңлатыла Роспотребнадзор сайтында.

Шулай ук биналарда ремонт үткәрү, территорияләрне төзекләндерү, азык-төлек блокларына җиһазлар сатып алу турында 12 меңгә якын күрсәтмә бирелгән.


Фикер өстәү