Резюмега яңа графа өстәлә

2020 елда «Работа в России» сайтыннан файдаланучылар резюмеларны урнаштырганда үзләренең волонтерлык тәҗрибәсе турында хәбәр итә алачаклар һәм резюмеда тиешле билге пәйда булачак. Бу хакта РФ Хезмәт һәм мәшгульлек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Денис Васильевка сылтама белән «Российская газета» яза.

«Волонтерлык тәҗрибәсе бик мөһим һәм эш эзләүченең көчле характерлы булуын аныклый», — дигән Васильев.

Алдан хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан башкаласында WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты тәмамлана, бу чарага 3,5 меңнән артык волонтер җәлеп ителгән, аларның иң олысына 81 яшь.


Фикер өстәү