Чаллының бер яңа мәктәбенә 13 беренче сыйныф тупланган

Илкүләм “Демография” проекты кысасында Чаллыда алты балалар бакчасы ачылачак. Моннан илле ел элек төзелгән ишегалларына ямь керәчәк, 65 нче комплекста яңа мәктәп ачылачак. Анда беренчегә 13 сыйныф тупланган!  Бу хакта автокалада узган “Бердәм Россия көне”ндә билгеле булды. Шәһәрдә яшәүчеләрне Казан табиблары кабул итте, башкаладан килгән юристлардан бушлай ярдәм күрсәтте.

Нәниләргә бакча, букча өчен акча

“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан буенча төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшинны Чаллының бәбиләре дә, әбиләре дә сагынып көткән.  “Акчарлак” балалар бакчасы ачылышында ук аны кечкенәләр урап алды. Кайсы җырлый, кемдер шигырь сөйли. Сабыйларның гына түгел, аларның әти-әниләренең дә шатлыгы эченә сыймады бу көнне.

– Без бу бакчаны бик көттек. Өй янәшәсендә үк булмаса да, баланы йөртү авыр булмас. Иң мөһиме – ясле төркемнәре ачылды. Тиздән кызыбызны бакчага китерәчәкбез, – ди Резеда Мартынкова.

Бакча мөдире Гөлчәчәк Ибраһимова журналистлар белән татарча сөйләшүдән баш тартса да, без биредә татар төркемнәре булачагын белдек. Башкарылган эшләр 196 млн 380 мең сумга төшкән. Бакчага 220 бала йөриячәк. Алар өчен ачылган 12 төркемнең алытысы – өч яшькә кадәрге сабыйлар өчен. Өч төркемдә сабыйлар татар телен өйрәнәчәк, күп теллесе дә булачак.

– Балаларны – мәктәпләргә, ә иң кечкенәләрне бакчаларга озатабыз. Күбесе менә шундый яңа, уңайлы бакчага барачак. Алар республикада гамәлгә ашырыла торган программалар ярдәмендә барлыкка килә, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Чаллы демографик хәлне яхшыртуга зур өлеш кертә. Бу бакча илкүләм проект кысасында сафка басты. Әле биредә тагын шундый биш бакча ачылачак.

 “Мин дә ошатмас идем”

ГЭС бистәсендә урнашкан Парк тыкрыгы урамындагы ишегалдында озакламый фонтан, спорт мәйданчыгы, ял итәр өчен утыргычлар булачак, юллар киңәячәк. Ул «Безнең ишегалды» проекты буенча ремонтланачак.

Биредә күбесенчә өлкәннәр яши икән. Аларның Фәрит Мөхәммәтшинга әйтер сүзләре күп  җыелган.

– Көн саен күрешеп булмый бит. Түрәләр килә икән дигәч, төнлә йоклый да алмадым. Нәрсә сорыйм икән дип уйлап яттым. Без инде олыгайдык, булганына шөкер, дип бабайдан сәлам генә әйттем, – ди Сәвия ханым.

“Безнең ишегалды” проектының шул ягы бар – ниләр төзергә кирәклеген халык үзе хәл итә. Чаллыда да кемгә ни кирәк, шуны кәгазьгә язып, рәсемен ясап бардылар. Биредә, чынлап та, төзекләндерү кирәк. Фәрит Мөхәммәтшин да шул фикердә.

щклщрhork

– Ишегалды – һәр кеше өчен иң якын һәм газиз урын. Шуңа күрә уңайлы булырга тиеш. Ул бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә кирәк. Ишегалларын кешенең яраткан урыны булырлык итеп үзгәртергә  кирәк, – ди ул. – Сез белеп борчыласыз. Мондый ишегалдын мин дә ошатмас идем. Каршы як йортта торсам, иң элек әнә теге карт каенны кистерер идем. Тәрәзәне каплап тора бит. Юлларны да киңәйтмичә булмый. Күпфатирлы йортларның ишегалларын тәртипкә китергәндә, халыкның фикерен сораштыру бик мөһим. Әле менә карап  торышка да  яктырткычлар куярга, заманча балалар мәйданчыгын ясарга кирәклеге күзгә ташлана. Болар барысы да безнең кулдан килә торган эшләр бит.

Фәрит Мөхәммәтшин  “Гаҗәеп балалар” дип аталган дәвалау оешмасы белән дә танышты. Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина әлеге йортта еш кунак икән. Ул очрашуга буш кул белән килмәгән. Мәктәпкә баручы сабыйларга уку кирәк-яраклары өчен акчалата сертификат тапшырды.

Чаллы йоклап ятмый

Эшлекле сәфәр очрашуларга бай булды. Фәрит Мөхәммәтшин Габдулла Тукай исемендәге яр буена да килде. Биредә заман яшьләренең бүгенгесе белән дә танышты. Аларның ни белән кызыксынуларын белде. Идеяләр күп. Кемдер чүпне аралап җыюны пропагандалый, кайберләре чит телләр өйрәтә, матурлыкка өндәүчеләр дә, хәрби уеннар күрсәтүчеләр, ретро машиналар күргәзәмәсе дә бар. Өлкән буын да читтә калмаган. Алар Скандинавия таяклары тотып  йөриләр. Фәрит Мөхәммәтшинга да таякны ничек дөрес итеп тотасын өйрәттеләр.

– Чаллы җитәкчелеге дә йоклап ятмый. Шәһәр Президент программаларына уңышлы кушыла. 40 программаның күбесе Чаллыда тәкъдим ителгән, – ди Фәрит Мөхәммәтшин. Чаллы мэры Наил Мәһдиев  эшләнгән эшләрне бармак белән санап күрсәтә. Кайда күпме акча тотылган, дәүләттән нинди ярдәм бирелгән, 65 нче комплекстагы мәктәп ничә сумга төшкән, бакчалар төзегәндә күпме акча тотылган — бернинди язуга карамыйча, яттан сөйли.

– Халык матур яшәсен өчен тырышабыз. Бу саннарны ни өчен яттан беләмме? Чөнки алар йөрәккә язылган. Нәрсә сорасалар, шуны булдырырга тырышабыз. Әле кайчандыр яр буйларын рәткә китерү проблемасы тора иде, бүген инде рәхәтләнеп ял итеп була. Йортлар төзелә, балалар туып тора, – ди мэр. –  Бездә эшсезлек юк. Киресенчә, кеше җитми әле. Калада 48 сәнгать паркы төзелеп килә. Бүген 28е эшли. Бу бит үзе үк күпме кешене ашлы да, эшле дә итү дигән сүз.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү