Татьяна Голикова WorldSkills чемпионатын ябу тантанасына Казанга килде

Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова эшче һөнәрләр буенча 45 нче WorldSkills 2019 дөнья чемпионаты ябылу тантанасында катнашу өчен Казанга килде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Казан” халыкара аэропортында Татьяна Голикованы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми кешеләр каршы алды.

Казанда вице-премьер WorldSkillsның ярыш мәйданнарын караячак. Шулай ук Кытай Халык сәяси консультатив советы рәисе урынбасары Ван Юнцин белән очрашачак.

 

 


Фикер өстәү