Алимент түләмәгән ир-атны 13 тәүлеккә тоткарлаганнар

Чаллыда алимент түләмәүче ир-ат 600 мең сум бурычы өчен 13 тәүлеккә арестка алган, дип хәбәр итте Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе гаммәви мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү буенча баш эксперт-белгече Лилия Хәлимова.

«28 яшьлек ир бала тәрбияләү өчен алимент түләүдән баш тарткан. Суд приставы тарафыннан бурычлы кешенең хезмәт хакыннан тотып калу турында карар җибәрелгән, әмма тиздән граждан эштән киткән һәм үз керемнәрен яшерә башлаган», — дип сөйләде Хәлимова.

Ир эзләнүгә игълан ителгән иде. Аны тапкач, ул приставлардан качарга омтыла, тик бүлеккә китерелә һәм җаваплылыкка тартыла.

Җәмәгать судьясы, эш материалларын карап, аңа арест билгели, ул бурычлы кешене алиментлар буенча бурычны түләүдән азат итми. Түләмәгән очракта ир-атка җинаять җаваплылыгы яный.


Фикер өстәү