Чемпионат җиңүчеләре: «Медальнең дә тәме бар икән»

Безнең җыелма команда егет-кызлары хыялларындагы бүләкне алып, журналистлар белән сөйләшергә чыккач, шулай диеште. Күзләре — яшьле, үзләре шатлыктан тын да ала алмыйлар.  

Татарстан егете Ислам Нигъмәтуллин “Мәгълүмати кабель челтәрләре” компетенциясендә көмеш медальгә ия булды.

— Бик борчылдым. Биремнәр, чыннан да, авыр иде. Өч ел әзерләндек. Миңа ышанган һәм миңа түзгән тренерларыма, остазларыма рәхмәт. Хәзер сөенечтән башка берни тоймыйм, — диде ул.

“Флористика” компетенциясендә җиңү яулаган Елизавета Шкимбова җиңеп чыккач та, иң элек якыннарыма шалтыратырга телим, дип белдерде. Мәскәү кызы җиңү өчен әллә ни кирәкми, эшеңә тугры булу һәм тырышу җитә дигән фикердә.

Татарстан егетләре Оскар Арсланов һәм Эмиль Мифтахов бронза медаленә ия булдылар. Егетләр, “алтын”га өметләре зурдан булса да, биремнәрне үтәгәндә хата ясау аркасында, беренчелекне яулап булмады, диләр. Шуңа да Оскар белән Эмиль бүләкләү чарасыннан кәефсезрәк чыктылар.

Чиләбе кызы Анастасия Распопова “Визуаль мерчендайзинг” юнәлеше буенча “алтын”га лаек дип табылды. “Минем медалем – татлы. Хәзер мин шок кичерәм. “Алтын” турында хыялланмадым да! Бу җиңүгә дүрт ел килдем”, — диде Анастасия.

Чаллыдан Айдар Минеев та безнең җыелманың “алтын”лы егете. Ул “Прототиплар җитештерү” компетенциясе катнашучысы.

— Илем өчен горурлану хисләре кичерәм. Җиңәргә тырышлык һәм белгечләр белән дәвамлы эш булышты. Киләчәгемне инженерия өлкәсе белән бәйләргә телим. Чемпионаттан соң ял итәчәкмен, аннары укуымны дәвам иттерәм, — дип хисләре белән уртаклашты ул.

Оренбург өлкәсеннән Искәндәр Слаев “Поварлык эше” компетенциясендә беренчелекне яулады. “Бу хакта берничә ел хыяллана идем инде. Ниһаять, максатыма ирештем! Башкаларга да киңәшем шул: ярты юлга җитеп, кулларны төшерергә кирәкми. Максатларны дөрес куя белсеннәр”, – ди Искәндәр. Искәндәр ит һәм балык ризыклары әзерләргә ярата икән. Ял итәсе килсә, баллы ризыклар пешерә икән. Казанга килеп, алтын медальле булгач, татар милли ризыкларын да әзерләр әле, шәт.

 


Фикер өстәү