Владимир Путин: «Татарстанга, Казанга рәхмәт!»

Еллар буе әзерләнеп, дүрт көн өчендә тир түгеп яуланган медальләрне яңгыр һәм күз яшьләре юды. Казанда һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты тәмамланды. Россия җыелма командасы да, шул исәптән Татарстан егет-кызлары, медальләрсез калмады. Исегезгә төшерик, җыелма команданың 63 катнашучы арасында ундүрте – Татарстаннан.Ябылу тантанасына Россия Президенты Владимир Путин килде.

Медаль тәме

Тантанада чыгыш ясаганда Владимир Путин«Татарстанга һәм Казанга рәхмәт!» диде.

–      Чемпионат онытылмаслык һәм мавыктыргыч булды. Аны быел Россия беренче тапкыр кабул итте. Кунакларга Казан: искиткеч гүзәл, гел үсештә булган бай тарихлы шәһәр ошагандыр дип уйлыйм. Татарстанга, Казанга рәхмәт! Казанда гадел ярышлар өчен барлык шартлар да тудырылган иде. Җиңүчеләрне котлыйм!  Сез менә дигән, виртуоз сәнгатькә тиң осталык, күнекмәләр күрсәттегез. Россиядәге ярышлар WorldSkills тарихында иң зуры һәм истә калырлыгы булды. Форсаттан файдаланып, WorldSkills җитәкчелегенә, шәхсән Саймон Бартлига ышанычлары өчен рәхмәт белдерәм. Бу хәрәкәт Россиядә популярлык казанды. Аңа ярты миллион кеше кушылды инде. Безнең илдә WorldSkills хәрәкәте яңача белем бирүнең бер өлеше булып тора,      – диде илбашы.

«Медальнең дә тәме бар икән». Безнең җыелма команда егет-кызлары хыялларындагы бүләкне алып, журналистлар белән сөйләшергә чыккач, шулай диеште. Күзләре — яшьле, үзләре шатлыктан тын да ала алмыйлар.  

Татарстан егете Ислам Нигъмәтуллин “Мәгълүмати кабель челтәрләре” компетенциясендә көмеш медальгә ия булды.

— Бик борчылдым. Биремнәр, чыннан да, авыр иде. Өч ел әзерләндек. Миңа ышанган һәм миңа түзгән тренерларыма, остазларыма рәхмәт. Хәзер сөенечтән башка берни тоймыйм, — диде ул.

“Флористика” компетенциясендә җиңү яулаган Елизавета Шкимбова җиңеп чыккач та, иң элек якыннарыма шалтыратырга телим, дип белдерде. Мәскәү кызы җиңү өчен әллә ни кирәкми, эшеңә тугры булу һәм тырышу җитә дигән фикердә.

Татарстан егетләре Оскар Арсланов һәм Эмиль Мифтахов бронза медаленә ия булдылар. Егетләр, “алтын”га өметләре зурдан булса да, биремнәрне үтәгәндә хата ясау аркасында, беренчелекне яулап булмады, диләр. Шуңа да Оскар белән Эмиль бүләкләү чарасыннан кәефсезрәк чыктылар.

Чиләбе кызы Анастасия Распопова “Визуаль мерчендайзинг” юнәлеше буенча “алтын”га лаек дип табылды. “Минем медалем – татлы. Хәзер мин шок кичерәм. “Алтын” турында хыялланмадым да! Бу җиңүгә дүрт ел килдем”, — диде Анастасия.

Чаллыдан Айдар Минеев та безнең җыелманың “алтын”лы егете. Ул “Прототиплар җитештерү” компетенциясе катнашучысы.

 

— Илем өчен горурлану хисләре кичерәм. Җиңәргә тырышлык һәм белгечләр белән дәвамлы эш булышты. Киләчәгемне инженерия өлкәсе белән бәйләргә телим. Чемпионаттан соң ял итәчәкмен, аннары укуымны дәвам иттерәм, — дип хисләре белән уртаклашты ул.

Оренбург өлкәсеннән Искәндәр Слаев “Поварлык эше” компетенциясендә беренчелекне яулады. “Бу хакта берничә ел хыяллана идем инде. Ниһаять, максатыма ирештем! Башкаларга да киңәшем шул: ярты юлга җитеп, кулларны төшерергә кирәкми. Максатларны дөрес куя белсеннәр”, – ди Искәндәр. Искәндәр ит һәм балык ризыклары әзерләргә ярата икән. Ял итәсе килсә, баллы ризыклар пешерә икән. Казанга килеп, алтын медальле булгач, татар милли ризыкларын да әзерләр әле, шәт.  

Чемпионатның “атасы” —  Альберт Видаль исемендәге премияне дә Россия вәкиле алды. Аны WorldSkills International Президенты Саймон Бартли  һәм Альберт Видальнен кызы Анастасия Камневага тапшырды. Мәскәү кызы Анастасия  — “Лаборатор-химик анализ” компетенциясе катнашучысы. Әлеге премияне иң югары нәтиҗәләр күрсәткән катнашучыларга тапшыралар. 63 илдән барлык 1300 дән артык конкурсант арасында Анастасия иң күп балл җыйган. Ул шатлыгыннан күз яшьләрен тыя алмады.

Тантана ахырында WorldSkills әләмен исә Кытайга тапшырдылар. 2021 елда дөньякүләм ярышларны алар кабул итәчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аларга ярдәм итәргә вәгъдә бирде инде. Ник дигәндә, тәҗрибәбез күп бит безнең.

Владимир Путин ябылыш тантанасыннан соң Россияҗыелма командасы һәм WorldSkills International президенты Саймон Бартли белән очрашты.

Яшькә карамый, һөнәргә карый

Әлеге чарага кадәр дөнья чемпионатында беренчеләрдән булып Future Skills һәм WorldSkills Juniors юнәлеше буенча җиңүчеләр ачыкланды. Җиңүчеләр исемнәрен “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендәге Илһам Шакиров исемендәге залда яңгыраттылар. WorldSkills Juniors һәм Future Skills ярышларында Россия исеменнән чыгыш ясаучылар 58 алтын медаль яулады. Бары тик “Маляр һәм декоратив эшләр” компетенциясендә генә безнекеләр югары нәтиҗәгә ирешә алмады. Җыелма команда исемлегенә кергән Татарстаннан биш кеше Future Skills, ә бер кеше  WorldSkills Juniors юнәлешенә караган компетенцияләрдә уңышка иреште.

– Әлеге ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән 17 кеше катнашты. Чемпионатның “Сәнәгать робототехникасы” компетенциясендә 12 яшьтән башлап балалар көч сынашты. Күз алдыгызга китерегез: алар шундый яшьтән үк нинди җитди күнекмәләр ала, – ди юниорлар командасының тим-лидеры Анна Узалукова.

Казан технология һәм дизайн көллияте студенты, “Цифрлашкан модельер” компетенциясе (Future Skills юнәлеше) җиңүчесе Виктория Малецкова чемпионаттан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты.

– Ярышлардан бары тик уңай тәэсирләр генә алдым. Россиянең, аерым алганда Казанның мондый зур чараларны кабул итүе гаҗәпләндерә һәм илһамландыра. Татарстанны әлеге компетенциядә лаеклы итеп күрсәтә алуыма сөенәм. Ярышлар вакытында, үземә ышанмыйча, шикләнеп калган берничә мизгел булды. Көндәшлек тә зур иде. Ярый ла андый чакта үземне тиз кулга алдым. Алга таба да сайлаган юлымнан атлауны дәвам итәчәкмен, – диде Виктория.

Татарчага урын табылган

Ябылу тантанасы турында берничә сүз. Хәтерегездә булса, ачылыш вакытында чарада бернинди татарча җыр да, чыгышлар да булмаганлыгы турында язган идек. Кичә дә булмады. Чара милли рухсыз — ни илне, ни Татарстанны лаеклы күрсәтә алмыйча узды.Тоташ инглиз  телендә барды дисәк тә, ялгыш булмас. Кая инде татар теле, урысчасы да кысрыклап чыгарылды әле...

Җырчыларга килгәндә, Филипп Киркоров, Лобода кебек урыс эстрадасы йолдызлары белән бер сәхнәдә үзебезнең опера җырчысы Аида Гарифуллина чыгыш ясарга тиеш иде. Әмма аның урынына чараның продюсеры, салмак җыр белән Игорь Крутой чыкты. Яңгырдан өшеп, шунда ук җиңү шатлыгыннан кызган халыкны аның көе бераз тынычландырды кебек.  

Чемпионатның ябылу тантанасына килүчеләрне көннең салкын, яңгырлы булуы да куркытмаган. Мондый чаралар, нәрсә дисәгез дә, берләштерү көченә ия шул. Белгән-белмәгән егет-кызлар өчен куанып, горурланып, елап диярлек кайчан утырыр иде әле халык? Ярышларның ачылышында да булган Инзилә Шакирова да шулай уйлый.

WorldSkills барыбызны да берләштерде. Мондый чараларны оештыру буенча Казанга тиңнәр юктыр ул. Тырышып, җиңүгә ирешкән егет-кызлар өчен ихлас шатланам. Аларның хыяллары нәкъ тә Казанда чынга ашуы белән горурланам, — диде Инзилә.

…Татарлыкны тагын күрсәтмәдек. Аның каравы, егет-кызларыбыз медальле булды! Уңышлар аларга!

 Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү