Чаллыда кер юу машиналары җитештерүче завод ачылды

Яр Чаллыда Haier Кытай корпорациясенең кер юу машиналары җитештерүче завод ачу тантанасы узды. Тантаналы чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Haier Europe башлыгы Яник Ферлинг һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Кунаклар заводның җитештерү корпусларын карадылар. Экскурсия вакытында аларга предприятиенең үзенчәлекләре турында сөйләделәр.


Фикер өстәү