Мәктәп дивары нинди төстә булырга тиеш?

– Бу уку елыннан мәктәпкә  “Үсеш ноктасы”  (Точка роста) проекты буенча  информатика,  ОБЖ, кызлар һәм малайлар өчен технология кабинетлары  кайтачак.  Укытучылар  укып кайтты инде. Безгә әлеге сыйныф бүлмәләрен  җете кызыл, куе һәм ачык көрән төсләргә буярга куштылар. Эш бетте инде.  Ләкин ул сыйныф бүлмәләре ах итеп, сокланырлык  түгел. Кайбер районнарда бу төсләргә буямыйлар икән, дигән сүзләр дә йөри.  Дөресме икән? Бәлкем, мәктәптә ярты гасыр эшләүче укытучы буларак, мин моны аңлап та бетермимдер. Ләкин балалар тиз кабынып киткән, психикасы какшаган заманда нигә мондый төсләрне кулланырга? Үсмерләр арасында болай да суицид очраклары турында ишетеп торабыз. Без пединститутта укыганда, мәктәп гигиенасы дигән фәннән имтихан тапшыра идек. Анда,  мәктәп диварларын ачык төсләргә генә буярга ярый, дип әйтелә иде, – ди  Биектау районының Дөбьяз мәктәбе директоры Ринат Хәсәнов. – Укытучылар арасында моны төрлечә кабул итүчеләр бар. Ахыр чиктә, матур стендлар белән бизәрбез, диләр.  Башкаларда да шул хәлме икән?

– Бездә  Сарман гимназиясе һәм Петровка-Завод мәктәпләрендә  әлеге фән кабинетлары ремонтлана. Бик яхшы проект бу. Әлеге төзекләндерү республика акчасына башкарыла. Федераль программа буенча  җиһазлар кайтарылачак. Төсләр куркыныч түгел. Көрән, кызыл төсне куе димәс идем. Зәңгәр төсе генә  бераз куерак кебек. Укытучылар да төсләргә карата бернинди дәгъва белдерми, – ди Сарман мәгариф идарәсе башлыгы Әлфәт Сабиров.

Әтнә районының Олы Әтнә мәктәбе директоры Гелүсә Рәхимҗанова әйтүенчә, укытучылар бу төсләргә ияләшкән инде.

– Баштарак, караңгырак булмасмы икән дип, уйлаган идек, ләкин ак бизәкләр төшергәч,  бүлмәне ачып җибәрде. Анда бер диварны тоташ кызылга яки зәңгәргә генә буярга дигән таләп юк. Бер як диварда өч төсне кулланган кабинетлар да бар. Коридор  һәм башка кабинетлар ачык төстә безнең. Стендлар элдек. Бу кабинетлар хәзер миңа күбрәк тә ошый башлады.

Әлеге сорауга ачыклык кертү өчен Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать иттек.

  • Бу проектта республикадагы 97 мәктәп катнаша. Ул  авыл мәктәпләрендә техник, гуманитар, табигый-фәнни, цифрлы программаларны тормышка ашыру өчен урыннар булдыруга бәйле.  Әлеге кабинетларда технология, информатика, ОБЖ дәресләре узачак, – ди  министрлыкның  гомуми белем бирү һәм укучыларның йомгак аттестациясе бүлеге  җитәкчесе урынбасары Татьяна Лустина. Әлеге проектның дизайны “Мәгарифне үстерүнең яңа ысуллары”  фонды белән килештерелгән.

 

Белгеч сүзе

Оганна Акопян, мәктәп психологы:

– Төсләрнең кәефкә,  күңел халәтенә йогынты ясавын беләбез. Кызыл төскә килгәндә, ул нерв системасын стимуллаштыра, курку хисен юкка чыгара, төшенкелекне киметә,  йокы килүне бетерә. Тик дәрестә 45 минут утырганда, дулкынлану, нерв киеренкелеге тудырачак. Көрән төс сагышны куа. Җете булмаган  яшел төсләр эшкә сәләтне арттыра,  гармония тудыра. Минемчә, төс ул дәрес вакытында комачауламаска тиеш. Югыйсә фикер тупларга җайсыз булачак.


Фикер өстәү