Башкортстан автомобильләре номерларына яңа код бирелә башлаячак

Башкортстан республикасында автомобильләргә яңа кодлы номерлар бирелә башлаган. Бу хакта Дәүләт автоинспекциясендә сылтама белән «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

702 кодлы номерлар Дәүләт автоинспекциясенең кайбер регистрацион бүлекчәләрендә бирелә. Моңа кадәр Башкортстанда 102 кодлы номерлар бирелә иде, әмма аларның мөмкин булган комбинацияләре бетеп бара, диелә хәбәрдә.

Озакламый яңа кодлы номерлар барлык регистрацион бүлекчәләрдә бирелә башлаячак.

 


Фикер өстәү