Татарстан кызы 390 мең сум грант откан

Татарстаннан Камилә Шәмсетдинова “Таврида-АРТ” фестивалендә “Игелек тудырып” социаль-хәйрия проекты белән 390 мең сум грант откан. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте. Россиядә беренче иҗат берләшмәләре фестивале 23-25 августта Крым Республикасының Судак шәһәрендә үтте.

“Фестивальдә катнашучылар өчен төрле идея һәм проектларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән аерым грант конкурсы булды. Татарстаннан берничә проект грант отты, шул исәптән минем “Игелек тудырып” проектыма 390 мең сум бирелде.Социаль-хәйрия проект сентябрьдән тормышка ашырыла башлаячак”, — дип сөйләде Камилә Шәмсетдинова.

Фестивальдә катнашучы әйтүенчә, “Таврида” – идеяләрне тормышка ашыру өчен идеаль мәйданчык. Биредә күп санлы экспертлар эшли, алар һәркемнең теләсә нинди идеясенә ярдәм итәргә әзер. Идея нибары дөрес рәсмиләштерелергә генә тиеш. “Моннан тыш, фестивальдәге бик күп фикердәшләр дә сиңа ярдәм итәргә әзер”, — дип уртаклашкан Камилә, «Татар-Информ» хәбәрчесе белән.

 

 


Фикер өстәү