Бәйрәм көнне ничек күңел ачарга?

Бәйрәмнең хештегы әнә шундый булачак. Республиканы яратуыңны исә бәйрәм чараларында катнашып белгертергә мөмкин. Гармун уйныйсыңмы? Димәк,  сиңа “Уйнагыз, гармуннар!” парады кызык булачак. Яшьләр иҗаты белән танышасың килә икән, Казан Кирмәне биләмәсендә узачак Tat Cult шәһәр мәдәнияте фестиваленә рәхим ит. Күңелеңә фольклор якын икән, Иске Татар бистәсендә узачак “Казан сөлгесе” фестивале – синең  өчен.

Бәйрәм программасы белән “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов һәм Казан башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов таныштырды.

Быел “Уйнагыз, гармуннар!” парадында катнашучылар,  Казан Кремленнән кузгалып, Бауман урамын әйләнәчәк. Аннан гармунчылар Камал театрында концерт куячаклар. Парадта мең кеше катнашыр дип көтелә. Бу хакта берничә көн алдан режиссер Халисә Исмәгыйлева: “Башка еллардан аермалы буларак, быел, тезелешеп, Сөембикә манарасыннан Муса Җәлил һәйкәле янына барачакбыз һәм ярты сәгать Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор ансамбле белән чыгыш ясаячакбыз. Аннары бер рәттә ун кеше, барлыгы мең кеше Бауман урамыннан Г.Камал театры каршына үтәчәк. Һәр җирдә туктап, уйнап, җырлап һәм биеп барачакбыз”, – дип сөйләгән иде инде. Кичә Ленар Хәкимҗанов “Уйнагыз, гармуннар!” парадында катнашучыларның яшәрүен дә билгеләп үтте. Мәдәният министрлыгы, төрле бәйгеләрдә катнашкан коллективларга, яшь талантларга тапшыру өчен, махсус заказ белән 10 тальян ясалуын хәбәр итте.

Казан Кирмәне биләмәсе исә Республика көнендә шәһәр мәдәнияте фестивале мәйданына әверелә. Ленар Хәкимҗанов әйтүенчә, анда 30дан артык җанлы чыгыш көтелә. Моннан тыш лекторий, кино күрсәтү каралган. Арт-зона, балалар мәйданчыгы, дизайн-маркет та эшләячәк. Концертта Австралиядә яшәүче Зөлфия Камалова, Финляндиядән “Башкарма” төркеме, шулай ук Gauga, Baradj, Рәдиф Кашапов, Juna, Карт Аяк, АИГЕЛ, Нурминский, Лэйна кебек җырчыларның катнашуы көтелә.
Республика көнендә паркларда да бәйрәм тамашалары була. Горький паркында балалар өчен чаралар оештырыла. Бирегә яраткан геройларыңның костюмнарын киеп килергә дә була.

Иске Татар бистәсе – “Казан сөлгесе” халыкара фестивале урыны. Монда төрле халыкларның җыр һәм бию коллективлары катнаша. Аларның барысына да бүләккә чигелгән Казан сөлгесе тапшырылачак.

Бәйрәм көнне “Ак чәчәкләр” бульвары ачылыр дип көтелә. Биредә “Главные герои” фестивале персонажлары белән очрашу һәм кызыклы мастер-класслар оештырыла.

Спорт яратучылар да нәүмиз булып калмаячак. Төш вакытында Меңьеллык мәйданында Kazan City Racing автомотошоу узса, “Казан” спорт комплексында Татарстан Президенты кубогына һәм Казан мэриясе призына  ат чабышлары булачак.

“Казан” гаилә үзәге каршында узачак концерт кичке унда бәйрәм салюты белән тәмамлана. Анда “Pompeya” һәм “Рондо” төркемнәре катнашуы көтелә. Чакырылган җырчыларны нинди таләпләргә таянып сайлаулары белән дә кызыксындылар матбугат конференциясендә. Оештыручылар, төрле төркемнәрнең фикерләрен истә тотып, дип җавап бирделәр.

Бәйрәм салютын карарга иң җайлы урыннар нинди? Азат Абзалов әйтүенчә, “Казан” гаилә үзәге һәм Кремль яр буе. Салют вакытында “Рондо” төркеме чыгыш ясаячагын да билгеләп үтте спикер.

Бәйрәмнең кыскача эчтәлеге әнә шундый. Күңелгә ошаганын сайлап алу – сездән. Бәйрәм көнне юлның кайбер өлешләрендә хәрәкәт чикләнүен искәртәбез. Җәмәгать транспорты исә төнге уникегә кадәр эшләячәк.

Гөлинә Гыймадова

 

 


Фикер өстәү