Президент сәфәре: Чаллыда – “акыллы” завод, Түбән Камада – чистарту корылмасы

Чаллы җирендә Haier икенче заводын булдырды. Әлеге шәһәрдә Кытай корпорациясенең суыткычлар заводы инде байтактан эшләп килсә, кичә кер юу машиналары заводы ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров катнашты.

“Акыллы” заводта елына 500 мең кер юу машинасы эшләп чыгарылачак. Анда барлык эш автоматлаштырылган. Яңа заводта товарны озату, кирәкле детальләр белән тәэмин итү, склад, сервис, сату каналлары, кулланучылар белән элемтә – барысы да берләштерелгән. Haier сәнәгать паркында көнкүреш техникасын җитештерүче барлыгы 12 заводның пәйда булуы күздә тотыла. Татарстан Президенты завод ачу тантанасында: “Бу вакыйганы күрү өчен ил, республика, шәһәр җитәкчелеге күпне эшләде. Кер юу машиналары заводының ачылачагы турында Россия Президенты Владимир Путинга хәбәр иткән идем. Ул, моны хуплап, Haier сәнәгать паркын булдыру буенча зур эшнең башы гына әле бу, диде. Үзебезнең яктан барлык килешүләрне үтәячәгебезгә ышандырам”, – дип белдерде. Ә инде Игорь Комаров, үз чиратында, Кытай корпорациясе индустриаль паркын ачуның Россиядә дөнья күләмендәге иң яхшы стандартларга туры килердәй көнкүреш электроникасы җитештерү юлында тәүге адым булачагын билгеләп үтте.

Миңнеханов белән Комаров бүген Чаллыда “Мастер Кама” индустриаль паркының 15 еллыгы уңаеннан оештырылган чарада да катнашты. Биредә бүген 287 резидент эшли. 8 меңнән артык эш урыны булдырылган. Кунаклар автокалада социаль ипотека программасы буенча төзелгән йортта, яңа балалар бакчасы һәм мәктәптә булды. Рөстәм Миңнеханов “КамАЗ” автомобиль заводына 50 ел тулу кысаларында шәһәрдә уңай үзгәрешләрнең күзәтелүен билгеләп үтте.

– Сыйфатлы юллар, яңа социаль объектлар төзү бурычлары федераль коллегаларыбыз ярдәмендә хәл ителеп килә. Без илкүләм проектларның инде “эшли” дә башлауларын күрәбез, – диде ул.

Шуннан Президентның сәфәре Түбән Камада дәвам итте. Биредә ул иң элек “Пионер” индустриаль паркында булды. Хәзергә паркның төп резиденты – төргәкле корычны буяу белән шөгыльләнүче “Камасталь” заводы. Ул әле узган ел азагында гына эшли башлаган. Телгә алынган Haier компаниясенең көнкүреш техникасы тышы өчен корыч әзерли ул. Компания бары тик экологик чиста буяулар гына куллана. Алга таба биредә яңа резидентлар төзелеш материаллары җитештерәчәк.

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада шулай ук күп фатирлы торак йортларның ишегалларын төзекләндерүнең барышы, велосипед музее һәм “Великлар” автошәһәрчеге белән танышты. Музейның әле быелның җәендә генә ачылуы искә төшерик. Биредә ике көпчәкле транспортның сирәк очрый торган экспонатлары, әйтик, тәүге “сәпид” үрнәге, узган гасыр урталарыннан калган Швейцария хәрби велосипеды урын алган. Президентка “Автобус 14.30” дигән яшьләр акция турында да сөйләделәр. Яшьләр сайлау алды штабы эше кысаларында 12 август көнне башланган чарада шәһәр һәм районнардагы яшьләр көн кадагындагы мәсьәләләр турында фикер алыша.

Реконструкциянең икенче этабыннан соң “Нефтехим”ның биологик чистарту корылмаларын ачу Президентның Түбән Камага сәфәрендә төп вакыйга булды.

– 2017 елда реконструкциянең беренче этабын төгәлләгән идек. Бүген исә икенче этаптан соң чистарту корылмаларын эшләтеп җибәрдек, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Шуны ышандырып әйтергә мөмкин: техноген йогынтының зур булуына карамастан, заманча чистарту технологияләре ярдәмендә дөньякүләм стандартларга туры килердәй экологик вазгыятькә ирешә алачакбыз.

 


Фикер өстәү