50 мең сумга гына бер көнгә 200 мең сум эшли торган могҗизалы җиһаз тәкъдим итәләр

Бүген иртән почтаны ачуга, мине бәхетле итәргә атлыгып торучыларның яңа бер хатына юлыктым. 50 мең сумга гына бер көнгә 200 мең сум эшли торган могҗизалы җиһаз тәкъдим итәләр. 6 сәгать эчендә үзен аклый торган мондый җиһазны, калганын соңыннан түләп бетерү шарты белән, 5 мең сумга гына сатып ала да аласың.

Менә бит: кешеләр тир түгеп кырларда эшли, терлек-мал тота, хезмәт хакына бала тәрбияли, хастаханәләрдә табиб булып дежур тора (монысына ирешү өчен 6 ел вузда, 2 ел ординатурада укырга кирәк, әле укыган өчен түләтергә дә мөмкиннәр), сантехник булып тыгылган-тишелгән торбаларны алыштырып мәшәкатьләнә… Ә син почта аша 5 мең сумны гына алдан түләп заказ бирәсең дә, сәгать саен кесәңә меңәрләгән сум акча яудыра торган могҗизалы җиһазга ия булсың. Калган 45 мең сумны түләү исә сиңа коймак белән чәй эчүдән дә җиңелерәк эш булачак. Кырда тузанга батып иген җыючы мокытлар ягына кызганулы күз ташлап, 5 меңне кесәңә салып, почта бүлекчәсенә барып мәшәкатьләнеп йөрисе дә юк. Хәзер онлайн банк аша теләсә кая акчаны мизгелләр эчендә күчереп була бит.

Дөресен генә әйткәндә, яңа җиһазны кулыңа төшергәч, өйдә йоклап ятып кына акчалы була алмыйсың. Урамда кешеләр арасында бертуктаусыз йөреп торырга кирәк, чөнки прибор чит кешеләр кесәсендәге банк карталарыннан сиздерми генә 999 сум акчаны шудырып ала. Моның өчен аның белән бәхетсез карта ияләренә 30 метрга якынаерга гына кирәк. Хәтта карта машинада булса да, акчасын алып була. Күз алдыңа китер: синең яныңнан тыз да быз машиналар үтеп йөри, кесәңә исә акча ява.

Прибор өчен акча түләгәнче, бер нәрсәгә ышанырга кирәк: теоретик яктан андый җиһазның булуын мөмкин дип санасак та, аны беркем дә сиңа сатмаячак. Аның өчен акча түлисең икән, шунда ук үзеңне миллионлаган россияле буратинолар исемлегенә чиратсыз язылдым дип бел. Буратинодан сине бер генә нәрсә аерачак: утын түмәреннән яратылган әкият персонажы бик беркатлы булса да, намусын югалтмаган. Ә син намусыңны кредитка сатып, сатып алучылар кесәсенә үзең үк акчасын да салып куячаксың.

Соңгы еллар Россиясе Остап Бендерлар өчен чып-чын инкубаторны хәтерләтә. Монда көн саен берничә алдар борынлый һәм җиң сызганып эшкә чыга. Мошенниклык схемалары күз иярмәс тизлектә үрчи һәм тарала. Менә “Российская газета”ның соңгы саны шундый схемаларның берсен шәрехли. Сиңа Мәскәүдәге Юстиция министрлыгыннан яисә Тикшерү комитетыннан шалтыраталар, җинаять эше фигуранты булуыңны әйтәләр һәм бушлай адвокат тәкъдим итәләр. Соңыннан “адвокат”, сине куркытып, байтак акчаңны савачак. Әгәр тикшертеп карасаң, сиңа шалтыраткан номерның, чынлап та, закон сагында торучы югары оешманыкы икәненә ышана алыр идең. Хәзер шундый технологияләр бар икән: телефоныңда шалтыратучының түгел, башка  кешенең номеры пәйда булачак.

Мондый “адвокат”лар кармагына бик күп россияле капкан икән инде. Бездә бит интернет аша нәрсәдер сатып алганда гына да чын җинаять эше ачылу фактлары җитәрлек. Чит илдән дару сатып алып кына да таш капчыкка озатылучылар байтак. Шуңа күрә россияле мокытлар үзләрен мошенниклар ятьмәсенә куып кертелгән вак балык шикелле тота.

Соңгы көннәрдә Света исемле урам җыештыручыны 32 миллион доллар урлаганы өчен хөкем итеп мәгълүмат кырын шаулаттылар бит әле. Хәзер Светланага ай саен 7 мең биш йөз сум акча күчереп, әҗәтен 259 700 ел буе түләргә туры киләчәк, чөнки суд карары шундый. Әҗәтләрнең мирас булып та күчүен исәпкә алганда, оныкларның оныклары әбиләренең ачык авызлыгы өчен гомерләре буе түлмәс дип беркем дә гарантия бирә алмый. Светлананың тозакка төшүе исә болайрак булган: ниндидер серле кешеләр аны бер компаниянең директоры итеп рәсмиләштергәннәр дә, компания исеменнән бик дәү кредит алдыртканнар һәм акчаны үз кесәләренә шудырып юкка чыкканнар. Хәзер урам җыештыручы булып эшләүче хатын шул акчаны банкка түләп бетерергә тиеш дип… суд карар чыгарган. Суд чыгымнарын каплау өчен генә дә Светага 127 миллион сумнан артык акча табарга туры киләчәк. Әле ярый казыйлар чын каракларны эзләп мәшәкатьләнмәгәннәр, югыйсә суд чыгымнары миллиардларны тәшкил итәр иде, мөгаен. Монда инде судьяларның аппетитына  сокланырга гына кала.

Әгәр Россия буратинолар иле булмаса, Остап Бендерлар алай ук күп үрчемәс иде, ихтимал. Әмма илдәге законнарның да безне көчләп утын түмәренә әйләндерә торган итеп язылуын исәпкә алсак, ниндидер көчләр безнең илне Остап Бендерлар өчен махсус инкубаторга әйләндерү тәҗрибәсен үткәрәләр мәллә дигән сорау туа башта. Көн саен пылт итеп кенә борнап торган мошенниклар кармагына капмас өчен, беркайчан да банк документларына кул куймаска, телефоннан шалтыратып янаучылар алдында каушап төшмәскә, закон буенча сиңа бушлай хезмәт күрсәтергә тиешле кешеләргә бер тиен дә түләмәскә, банк картасы мәгълүматларын бик нык яшереп тотарга кирәк. Шулай эшләгәндә дә талаудан имин була алмассың, мөгаен, чөнки язма башында сөйләнгән “Бал корты” (Пчела) дигән приборны кемдер уйлап тапмас һәм синең картаңдагы акчаны сиздерми генә сава башламас дип гарантия биреп булмый. Иң мөһиме – ният бит. Ният тудымы, аны кайчандыр тормышка ашыру җае табылмыйча калмый. Хәзер инде банк картасын мошенниклар һөҗүменнән саклый торган “Йозак” дигән җиһаз уйлап табып, шуны сиңа тәкъдим итә торган икенче мошенникларың борнавын көтәсе генә калды.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү