«Кызларыгыз – чибәр, чәкчәгегез – тәмле». «ВТ» хәбәрчесе чемпионат кунакларын озатты

«Без сезнең белән горурланабыз». WorldSkills чемпионатының йомгаклау тантанасына килгән Россия Президенты Владимир Путин, безнең егет-кызларны мактап, шулай диде. Ил командасы 14 алтын, 4 көмеш, 4 бронза медаль һәм 25 медальон белән икенче урынга лаек булды. Кытайның җыелма командасы беренче булды, өченче урында – Көньяк Корея. Яңгырлы, күз яшьле, роботлы чемпионат безнең һәм кунакларның хәтерендә тагын нәрсәсе белән истә калды?

Ярышлар ябыктыра

Кулың дөрес җирдән үссә, медальгә дә, дөньякүләм танылуга да лаек буласың. Тик өйдә диварлар да булыша дигәннәре быелгы чемпионатка бик туры килеп бетмәде, ахры. Россия җыелма командасы егет-кызлары да шундыйрак фикердә. Көндәшлек – көчле, белгечләр таләпчән булган, үзләре дә бик борчылган. Кайсыларының өметләре акланмады, кәефсезләнеп, елап та алдылар.

“Мода технологиясе” компетенциясендә чыгыш ясаган Татарстан кызы Эвелина Алтунян, ярышларның соңгы көнендә, беренче өчлеккә эләгәчәкмен дип, шактый ышанып әйткән иде. Әмма аңа сәхнәгә чыгып, медаль алырга насыйп булмады. Аның каравы, Эвелинага “Осталык өчен медальон” тапшырдылар. Шулай да кәефе төшкән, ахрысы: чемпионаттагы чыгыш турында сөйләшергә теләмәде.

Эшенең нәтиҗәсе белән Алексей Артемасов та канәгать түгел. “Өченче урынны алдым, тик көткәнчә булмады. Булдыра алганча тырыштым. Ярышларда бар нәрсә дә бездән генә тормый шул”, – ди “Компьютер уеннарын 3D модельләштерү” юнәлешендә “бронза” яулаган егет.

“Өченче урын булса да, ул – минеке, – ди Орелдан Даниил Шмыдов. Егет “Плитка белән тышлау” компетенциясендә чыгыш ясады. “Чемпионатка озак әзерләндем. Миңа техникумым, әти-әнием, остазларым ярдәм итте, аларга – “респект”, – диде ул.

Ә кемдер барысын да уздырды. Ярославль өлкәсеннән Анастасия Камнева иң югары бәягә – Альберт Видаль исемендәге премиягә лаек булды. Моннан тыш, ул “Лаборатор-химик анализ” компетенциясендә “алтын” иясе дә.

– Минем компетенция буенча ярышларда Финляндия иң көчле көндәш иде. Барысы да борчылганда, алар үзләрен шундый тыныч тотты. Чемпионат көннәрендә ябыктым, борчылуымның иге-чиге булмады, шуңа ашамадым да, – ди Настя. – Алга таба да осталыгымны арттырачакмын, WorldSkills хәрәкәте һәм бу компетенция үсешенә ярдәм итәргә телим.

Безне яраттылармы?

Татарстан чит ил кунакларына күңелсез һәм уңайсыз булмасын дип шактый тырышты. Кыскасы, башкала халкына һәм кунакларына нәрсә генә ашатмадык та, ни генә күрсәтмәдек, ничек кенә йөртмәдек инде. Бәйрәм мохитен һәркем сизәргә тиеш иде.

Казанга Канададан фотограф буларак килгән Джордж Чарлины Татарстан халкы гаҗәпкә калдырган.

— Йә Ходаем, сездәге халыкның нинди ярдәмчел һәм кунакчыл икәнен сүз белән дә аңлатып булмый бит! Мин үземне өйдәге кебек хис иттем. Милли ризыгыгыз – чәкчәкне бик яраттым. Кетердәп торган баллы тәм-том күпләргә ошагандыр дип уйлыйм, – диде ул.

Ашату дигәннән, кунаклар шәһәр кафе-рестораннарында гына түгел, “Казан Экспо”да урнашкан дөньякүләм чемпионатның төп ресторанында да туклана алды. Монда ашату швед өстәле тибында оештырылган, менюда хәләл ризыклар да каралган иде. Ярышларның беренче көнендә әлеге ресторанда 3200 кеше тукланган. “Казан Экспо”га экскурсиягә килгән мәктәп балалары һәм студентлар өчен көн саен 10 мең “коры паек” әзерләнгән.

Башкалада чемпионат көннәрендә халыкка 800 автобус, 140 троллейбус, 106 трамвай хезмәт күрсәтте. WorldSkills Kazan 2019 чемпионатын уздыру көннәрендә җәмәгать транспортыннан 2 млн 800 мең пассажир файдаланган. Транспортта күбрәк яшьләр йөргән, ди. Волонтерлар һәм аккредитация узган кешеләр 61 701 тапкыр җәмәгать транспортын кулланган. Казанның транспорт комитеты хәбәр иткәнчә, җәмәгать транспорты эшчәнлегенә карата шелтәләр булмаган.

Күңелсезрәк хәлләр дә булмады түгел. Мисал өчен, хокук саклау органнары чемпионатның ябылу тантанасында билет сатып акча эшләргә теләгән өч кешене тоткарлады. Алар 500 һәм 1 мең сум торган билетларны, 3 һәм 6 меңгә саткан. Канун бозучылар тоткарланган, аларга администравив хокук бозу очрагы буенча беркетмә төзелгән.

Чемпионат үтте, әмма мирасы калды. Кыйммәтле җиһазлар уку йортларына тапшырылачак, ә алган күнекмәләр, осталар үз илләре файдасына эшләячәк. Чемпионатның тагын бер нәтиҗәсе – Россиядә олы яшьтәге кешеләрне WorldSkills стандартлары буенча төрле эшче һөнәрләргә әзерләү программасы барлыкка киләчәк. 2020 елда эшче кадрлар әзерли торган үзәкләр Татарстанда 41гә җитәчәк (хәзер аларның саны – 37). Ә дөньякүләм чара өчен җәелгән асфальт, төзекләндерелгән юллар, сатып алынган транспорт һәм башкасы турында әйтеп тору кирәкмидер инде. Мондый чараларны беренче мәртәбә генә кабул итмибез.

Эшче һөнәрләр түгел, мәхәббәт чемпионаты

Медальсез калса да, кашыклы булды. Испаниядән килгән Кристиан Кастаньеда өчен Казандагы ярышлар бик үк уңышлы узмады. Беренче көннән үк егеткә вак-төяк мәшәкатьләр белән очрашырга туры килде. Ярышлар тәмамланырга бер көн кала ишеккә башын бәрә, аннан ярышлардан төшеп калуын аңлап ала. Аның каравы, туган ягына ул Колшәриф мәчете сурәтләнгән кашык белән кайтып китә. Боларны каян беләсең, дисәгез, җавап шул: кашыкны чит ил егетенә чемпионат вакытында волонтер булып эшләгән иптәш кызым бүләк итә.

Волонтер кыз белән ярыш катнашучысы чемпионатның беренче көннәрендә автобуста таныша. Кристиан иптәш кызымның “Инстаграм” сәхифәсен адресын сорап ала, аңа языла һәм яза башлый. Беренче тапкыр гашыйк булган үсмер егет кебек яза бит әле Кристиан! “Язар дип һич уйламадым, күрде дә онытыр дип көттем. Башта җавап бирергә дә кыенсындым. Бик ачык, аралашырга ярата торган булып чыкты ул. Миңа бүләк тә әзерләп куйган булган. Аңа җавап итеп Колшәриф мәчете сурәтләнгән сувенир-кашык бүләк иттем. Татарстаннан сине тагын бер күрмичә китәсе килми, дип, чак кына үзе белән алып китмәде. Испаниягә сәяхәт кылсам, һичшиксез, сиңа кунакка килермен, дип вәгъдә бирдем. Безнең ил егетләре белән чагыштырганда, кызлар белән аралашуда ул күпкә максатчанрак. Ягъни, юк дигәнгә, Кристиан йөз төрле сәбәп табып, әйе дип әйттерә белә. “Скайп”, телефон аша аралашуны дәвам иттерербез дип уйлыйм. Испан телен өйрәнәм, шуңа күрә, бу телне яхшы белгән кеше белән аралашу миңа файдалы булачак”, – дип уртаклашты дустым. Кем белә бит, бәлки, чемпионатта мондый  мәхәббәт тарихлары бер генә булмагандыр.

 

“Казанга гашыйк булдым”

“Казан Экспо”да урнашкан матбугат үзәгендә Гыйрактан килгән Әхмәд Әл-Халиди исемле волонтер белән таныштык.

Әхмәд, үзең турында сөйлә әле. Казанга беренче генә килүеңме?

Миңа 28 яшь, инженерия һәм коммуникацияләр университетында укыйм, инженер һөнәрен үзләштерәм. Дүрт ел инде волонтер булып төрле чараларда катнашам. Россиягә, гомумән алганда Казанга беренче генә килүем түгел. Моннан ике ел элек Сочи шәһәрендә халыкара яшьләр фестивалендә булган идем. Фестиваль кысасында Казанны да күрдем, өч көнгә шәһәрегезгә килдек. WorldSkills чемпионаты сездә узуын белгәч, Казанны яңадан күрү мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска уйладым.

Казан бик матур шәһәр. Монда тарихи урыннар да күп. Кремль, Колшәриф мәчете бигрәк тә ошады. Монда кешеләр дә ачык һәм кунакчыл. Казанга беренче тапкыр килгән көнне үк монда яңадан әйләнеп кайту теләге туган иде. Асылда, минем монда белем аласы килә. Россиядә укырга ниятләсәм, һичшиксез, Казанны сайлаячакмын, Казан федераль университетына укырга керәчәкмен.

– Әхмәд, татар ризыкларын ашап карагансыңдыр бит?

Чәкчәк ашадым. Бик тәмле икән ул! Аннан, көн дә өчпочмак ашадым. Дөресен генә әйткәндә, урыс кухнясы белән сезнекен әллә ни аермадым. Сездә күп ризыклар бер төрле эчлек белән әзерләнә икән, исемнәре генә башка. Гарәп кухнясында, гадәттә, дөге һәм тәмләткечләр кулланалар бит. Хәләлме-юкмы дип соранып йөрмәдем. Тавык һәм сыер итеннән булгач, ашадык та ашадык. Минемчә, аш-су милләтнең йөзен күрсәтә һәм күп очракта теге яки бу ил турында аш-су, музыка һәм мәдәният аша белергә була.

– Казан халкына хас төп өч сыйфатны ата әле?

Сез кунакчыл, ачык һәм мәрхәмәтле. Татарлар Европа халкыннан нык аерыла. Россиядә кешеләр ачыграк. Кызларыгыз чибәр һәм ярдәмчел.

– Гыйрактагы дусларыңа Казан турында сөйләрсең бит?

Әйе! Шәһәргә килү белән, аны бик яраттым. Казанда кешеләр бер-берсенә карата ярдәмчел һәм, әйткәнемчә, бик кунакчыл. Аралашырга, уртак тел табарга җиңел. Казан куркынычсызлык ягыннан да яхшы шәһәр.

– Син тагын ниләр белән шөгыльләнәсең?

Телләр өйрәнәм. Камил дәрәҗәдә инглиз, гарәп телендә сөйләшә алам. Хәзер немец телен үзләштерәм. Мин әле сезнең коллегагыз да! Телевидениедә, радиода алып бару тәҗрибәм бар.

Әхмәд кире Гыйракка кайтып китте, әмма үзе турында әңгәмә чыккач, электрон почта аша булса да җибәрергә сорады. Димәк, “ВТ”ның әлеге саны Гыйракка да барып җитәчәк. “Шушындый чемпионатлар дуслаштырсын, берләштерсен, араларны өзмик”, − дигән теләктә калды әңгәмәдәшебез. Саубуллашканда, “өчпочмак”, “бик яхшы” дигән сүзләргә дә өйрәттек.

 

БЕЗНЕКЕЛӘР!

WorldSkills Kazan 2019 чемпионатында Россия җыелма командасы составында җиңүгә ирешкән Татарстан яшьләре:

Айдар Минеев, “Прототиплар җитештерү” компетенциясе – алтын медаль

Ислам Нигъмәтуллин, “Мәгълүмати кабельләр челтәре” компетенциясе – көмеш медаль

Эмиль Мифтахов һәм Оскар Арсланов, “Мобиль роботехника” компетенциясе – бронза медаль

 

“Осталык өчен медальон” ияләре (әлеге бүләк 700дән ким булмаган балл туплап, үз осталыгын дөньякүләм стандартка лаек икәнен исбатлаган катнашучыларга бирелә):

Данил Пронин, “Авыр техникага хезмәт күрсәтү”; Станислав Джуманязов “CAD инженерия дизайны”; Никита Комаров “Бетон төзелеш эшләре”; Ярослав Великанов, “График дизайн”; Тимур Каюмов, “Ресторан сервисы”; Эвелина Алтунян, “Мода технологиясе”; Иван Жуков, “Веб-дизайн”; Дмитрий Малинов, “Сантехника һәм җылыту”.

 

САН

  • Чемпионат көннәрендә “Казан Экспо”дагы төп ресторанда ризык әзерләү өчен 12 тоннадан артык ит, 7 тонна ит һәм балык ризыклары, 25 тоннадан яшелчә кулланылган.
  • Ярышларның соңгы көнендә “Казан Экспо”да катнашучылар 30 мең шөреп бораулап керткән, 25 мең кирпеч салган һәм 35 км электр чыбыгы сузган.

 

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү