Кредитсыз тормыш. Әҗәткә машина алганчы таксида йөрү очсызракмы?

Россиянең икътисади үсеш министры Орешкин әфәнде байтактан бирле инде илдә кредит куыгы кабаруга борчыла һәм моның икътисади кризиска китерәчәген әйтеп чаң суга. Бу мәсьәләдә ул инде берничә тапкыр Үзәк Банк белән бәхәскә керде. Аңлашыла инде: банкирлар халык күпме теләсә, аны шуның кадәр процентлы акча белән коендыру ягында.

Процентлар зур булганда, хәтта берникадәр вакыттан соң түләүдән туктаучылар да алган күләмдә акчаларын банкка кайтарып бетергән була инде. Малларын тартып алып, күпчелек очракта рибачылар аларның процентларын да түләтеп бетерәләр. Алар кайтарып бетермәсә, югалтуны башкаларның процентлары каплый. Икътисадның үсеше өчен кредитоманнар комсызлыгы бик зыянлы. Әҗәткә акча җыю башта гына ихтыяҗны куәтләп сәүдә әйләнешенә көч бирә. Берничә елдан соң төзелеш темплары кими, товар җитештерү аксый, түләүле хезмәтләр күрсәтүче бизнес ял итә башлый. Бизнесның бәяләрне күтәреп югалтуларын капларга тырышуы, товарга сорауның тагын да кимүенә, реаль керемнәрнең саегуына китерә.

Әле бу атнаның дүшәмбесендә генә Владимир Путин нәкъ менә шуңа – реаль керемнәрнең кимүенә борчылды бит. Кремльдә булган киңәшмәдән соң, Үзәк Банк һәм Икътисади үсеш министрлыгы 2020 елдан кредит бирү темпларын киметү турында белдерү ясады. Эш бит инде шуңа барып җиткән: уртача һәр кредит алучы керемнәренең 43 процентын әҗәт түләүгә тота башлаган. Һәр җиденче кредитоман исә 73 процент керемен шуңа сарыф итә икән. Бу бит инде халык банкларга тулысынча коллыкка төшкән дигән сүз. Бу кадәр әҗәт түләп ничек икътисади үсешкә ирешеп булсын да, тормышның матди ягын ничек көйләп булсын?

Әлеге юлларның авторы рибага (процентлы әҗәткә) каршы бик күп язмалар бастырды. Шундый язмалардан соң еш кына аңа: «Кредитка алмыйча яшәп буламыни?» дигән сәер сорау бирәләр. Сүз, билгеле, мул итеп яшәү турында бара. Муллык һәм байлык төшенчәсе исә миллионер һәм миллиардерларныкы бер төрле, фәкыйрь халыкта башкачарак. Әйтик, бай катлам арасында бүген шәхси машина тотуга караганда, такси чакырту отышлырак дигән фикер өстенлек ала бара. Хәтта җәмагать транспортында йөрүче миллиардерлар саны да арта бара. IKEA гигантына нигез салган Ингвар Кампрадны бервакыт иң яхшы бизнесменнарны бүләкләү тантанасына автобуста килгәне өчен чарага кертмичә торалар. Җәмәгать транспортында һәм метрода күзгә чалынган миллиардерлар тагын да бар.

2018 елны шәхси машинамны сатканнан соң, ни күрим: транспорт чыгымнарым машинаны иминиятләштерү акчасына караганда да кимрәк икән. Әле тагын транспорт салымы түләргә, бензинга акча тотарга, вак-төяк ремонт өчен кесә төбен әйләндерергә туры килә. Шуларның барысын исәпләгәч, шәхси машина тоту кирәкмәгән купшылык дигән фикергә киләсең. Кредитка машина алып, процент түләгәнче, шул процент акчасына Татарстанны таксида аркылыга-буйлыга иңләп була икән, нигә җәмәгатьчелек фикеренә иярергә һәм фәкыйрьләр фәлсәфәсенә буйсынырга ди әле. Юлга автостоп, башкача әйткәндә «попутка» белән чыгып китсәң, тагын да арзанграк төшә. Болай мин үзем быел ике тапкыр машина ялладым, бу миңа юлга үз машинама утырып чыгуга караганда якынча ике тапкыр гына кыйммәткәрәк төште. Миллиардер Чарльз Фининың шәхси машинасы да юк, фатиры да юк, менә дигән итеп яши. Тормыштан ләззәтне ул башкача ала: миллиардларын мохтаҗларга өләшеп бетерә. Ә беләсезме: башкаларга булышу әйтеп бетергесез ләззәт бирә, тормышны стресслардан имин итә һәм… байлыкны арттыра. Фини үз тормышы белән моны раслый: миллиардларны өләшә дә тагын миллиардлар астында кала.

Кием-салым мәсьәләсендә дә шундый ук хәл. Мәшһүр Цукерберг һәрвакыт бер үк футболкадан йөри, җәмәгатьчелек фикереннән үлгәне юк. Киресенчә, аның имиджына арзанлы футболка серлелек һәм затлылылык кына өсти төшә. Тыйнак гардеробка ия булыргамы, кредит коллыгына төшәргәме дигән дилемманы һәркем үзенчә хәл итә инде. Миңа беренчесе ошый төшә. Миллиардлары өелеп торуга карамастан, Цукерберг үз туен ерак утрауда да, ресторанда да түгел, үз өенең ишегалдында үткәрде. Безнең фәкыйрьләр арасында бит инде хәзер мәҗлесләрне рестораннарда үткәрү модага керде. Үз өеңдә берничә тапкыр арзанграк, күпкә затлырак табын оештырга була. Моның өчен үзең бик әллә ни мәшакатьләнсе дә юк. Үзмәшгульләр менә дигән өстәл әзерләп бирә.

Гомумән, чыгымнарны карап чыксаң һәм тиешенчә оптимальләштерсәң, кредиттан башка машина да алып була, йорт та төзи аласың, башкаларга әҗәткә дә биреп торасың. Соңгы 15 елдагы тормышымда мин шәхсән боларның барысын да башкардым: ике зур төзелеш алып барып ахырына кадәр җиткердем, машина да алып карадым, чит илләрдән дә әйләнеп кайттым. Бу эшләрне кредитка эшләсәм, күптән банкротлыкка чыккан һәм төшенкелеккә бирелгән булыр идем инде.

Соңгы көннәрдә генә «Саклык банкы» минем телефонга чираттагы тәкъдимен юллады. 138 мең сумлык кредитны 17,9 процент белән алырга кыстыйлар. 5 ел дәвамында ай саен 3497 сум түләп барасы икән. Калькулятор күрсәтә: банк миннән 209 820 сум кайтарып алачак икән. Гафу итегез, аның кадәр акчаны суга салырга минем хезмәт хакым артык кечкенә.

Кешеләр никадәр генә зарланмасын, хәзерге җәмгыятьтә дүрт саны таза-сау кешегә акча табу артык кыен эш түгел. Мал ишәйтүнең гадел, сыналган ысулларыннан файдаланырга һәм иренмәскә кирәк инде, билгеле. Процентлы кредитка акча алучылар чүп үләне кебек үрчемәсә, бәяләрнең күпкә түбән, икътисадның күпкә җанлырак булуын күрер һәм матди проблемаларны хәл итү тагын да җиңелрәк булыр иде.

Владимир Владимирович дүшәмбе көнне тиктомалдан гына чаң сукмады: кредитоманнар үзләрен генә түгел, безнең барыбызны да бөлдерәләр.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү