Хәләлне сораучы булганмы? | CОРАУ-ҖАВАП

Казанда узган “Ворлдскиллс”  чемпионатына ислам илләреннән дә   кунаклар килде. Аларны хәләл ризык белән тәэмин итә алганнармы икән? Хәләл ризык сораучылар күп булганмы?

Камилә Ситдыйкова.

Чаллы

Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат үзәге җавабы:

– Чемпионатта катнашучыларга хәләл туклану зонасы оештырылды. Анда көн саен ике меңләп кеше тукланды. Ярышлар башланган көннән хәләл стандартлары буенча әзерләнгән 8300 порция ризык өләшенде. “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә урнашкан хәләл туклану пункты Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хәләл стандарты комитеты күзәтүендә эшләде. Хәләл туклануга күбрәк Малайзия, Индонезия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Иордания, Төркия, Иран илләреннән килүчеләр өстенлек бирде.


Фикер өстәү