Фикер алышу тәмам. Казанның Генпланы буенча тагын 337 тәкъдим кабул ителгән

Казанның генераль планы проекты буенча фикер алышу тәмам. Бүген махсус белешмәлек чыгачак. Документта башкала халкының 337 тәкъдиме исәпкә алынган. Бу хакта Казан башкарма комитетында узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

Казан мэры карары нигезендә, 18 июльдән 29 августка кадәр өстәмә фикер алышулар уздырылды. Анда 1469 кеше катнашкан, алардан барлыгы 2 меңнән артык тәкъдим кергән. Шуларның 300дән артыгына игътибар иткәннәр. Мәсәлән, Калинин урамы тирәсендә яшәүчеләр үз участокларын Иске Горки бистәсе белән берләштерергә тәкъдим иткәннәр. Шул рәвешле социаль объектлар белән тәэмин ителеш яхшырыр дип өметләнәләр.

Шәһәрнең киләчәк үсешен билгеләүче бик мөһим документ бу. Без бик күп очрашулар уздырдык. Ләкин халыкта әле дә торакка, бизнес-планга бәйле сораулар кала бирә. Казанда яшәүчеләрне бигрәк тә юллар, төзелеш, социаль объектлар, экология мәсьәләләре кызыксындыра. Иң күп мөрәҗәгатьләр яшел зона – экологиягә бәйле, – диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин.
Юлларга кагылышлы күп кенә кисәтүләрне Казаннан читтәге бистәләрдә яшәүчеләр җиткергән. Әйтик, Тынычлык, “Салават күпере” бистәсендәгеләр яңа юллар төзүне тизләтүне сораса, Дәрвишләр, Вознесенье бистәләре халкы үзгәрешләргә, гомумән, каршы чыккан.

Киләчәктә Казан ничек үзгәрәчәк? 2035 елда Казанда яшел мәйданчыклар 3,5 мең гектарга күбрәк булачак. Мондый күрсәткечкә ирешү өчен яңа парклар, иҗтимагый киңлекләр булдырырга туры киләчәк. Шәһәрдә 11 яңа елга яр буе, 600 сквер һәм кече бакчалар, шулай ук җәяүлеләр өчен бульварлар булдырмакчылар. Яр буйларын Сибгат Хәким урамы, Кабан күле, Елга порты, “Локомотив” комлыгы һәм башка урыннарда яңарту күздә тотыла. Яңа план һәм җирдән файдалану кагыйдәләре буенча яшел зоналарда төзү рөхсәт ителмәячәк. Унбиш елдан табигатьне саклауга мохтаҗ булган тагын 17 урын калкып чыгарга мөмкин. Шулай ук 35 урам яңартылачак. Ә менә күпме тузган торак юкка чыгачагын төгәл әйтә алмадылар.
Алга таба әлеге документ Мәскәүдәге Генплан институтына тапшырылачак.

Сәрия Мифтахова

Фото: kzn.ru


Фикер өстәү