Әби-бабай җәяү йөрмәячәк. Президент машина бирде

Авылларда яшәүче ялгыз, шәхси автомобиле булмаган әби-бабайларны район үзәк хастаханәсенә диспансеризация үтәргә махсус автотранспортта йөртәчәкләр. Республика көне алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов районнардагы халыкны социаль тәэмин итү үзәкләренә автомобиль ачкычлары тапшырды.

Әлеге автомобильләр авылда яшәүче 65 яшьтән узган өлкәннәрне дәвалау оешмасына йөртү өчен бирелә. Бу эш “Демография” илкүләм проектының өлкән буынның тормыш сыйфатын яхшырту проекты буенча башкарыла. Быел сәламәтлек саклау тармагына 187 “Форд Транзит” ашыгыч ярдәм автомобиле сатып алу өчен республика казнасыннан 860 миллион сум акча бүленгән.

– Ул автомобильләр районнардагы теләсә кайсы авылга барып җитәргә ярдәм итәчәк. Медицина оешмаларында автомобильләрнең дә төзек булуы мөһим. Бездә җитештерелгән “Фиат” машиналары моңа кадәр нәтиҗәле эшләде. Алабугада чыгарылучы “Форд Транзит” та заманча булуы белән аерылып тора. Тольяттиныкылар да, ихтыяҗларны канәгатьләндерергә булышачак, – диде Рөстәм Миңнеханов машина ачкычлары тапшырганда.

Республикага дүрт “Күчмә сырхауханә” комплексы сатып алынган. Аның берсе – Казандагы 7 нче шәһәр хастаханәсе карамагында. Ул дәвалау оешмасы белгечләре районнарга, авылларга йөри. Тәтеш районында булдылар. Хәзер “Күчмә сырхауханә” Буа районы халкын кабул итә. Икенче “Күчмә сырхауханә”, шулай ук авылларга йөрү өчен, Республика клиник хастаханәсенә тапшырылды. Калган икесе – Әлмәт һәм Чаллы дәвалау оешмаларына беркетелә. Алар шул төбәкләрдә яшәүчеләр янына барачак.

Өлкәннәрне дәвалау оешмасына йөртү өчен федераль акчага 43 “Лада Ларгус” автомобиле сатып алынган. Урыннар – биш кешелек. Бер урынга физик мөмкинлеге чикле кешенең коляскасын урнаштыру мөмкинлеге бар. Эш шулай көйләнгән: авыл халкын алдан кисәтеп куялар. Иртән бер төркемне авылдан районның медицина оешмасына тикшеренү үтәргә алып киләләр һәм икенче төркемне җыярга яңадан чыгып китәләр. Аларны китергәч, тикшеренү үткән беренче төркемдәгеләрне кире авылларына озаталар һәм өченче төркемне җыялар. Чикләү дә бар: машина көнгә 135 чакрымнан да күбрәк юл үтмәскә тиеш. Дүрт ай эчендә 1 мең 344 кешенең сәламәтлеген тикшерергә ниятлиләр. Әлеге эш 2 сентябрьдән башланачак.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү