“Сөенерлегебез һәм горурланырлыгыбыз бар”. Татарстан Президенты дәүләт бүләкләрен тапшырды (фото)

Казанышлар беркайчан да җиңел бирелми. Казан Кремлендә Республика көне уңаеннан хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырганда, Татарстан Президенты әнә шулай диде. Рөстәм Миңнеханов кулыннан барлыгы 58 кеше бүләк алды. Алар арасында гади җир кешесе дә, әдәбият һәм сәнгать әһелләре дә, спортчылар да, җитәкчеләр дә бар.

– Барчабызда да – бәйрәм кәефе. Республика өчен сөенерлегебез һәм горурланырлыгыбыз бар.Татарстан көннән-көн үсеш ала, икътисадта яңа уңышлар барлыкка килә. Дәүләт үзенең социаль бурычларын үти. Мәдәни тормыш та вакыйгаларга бай. Республикада яшәүчеләр тормыш сыйфатын арттыру өчен мөмкинлекләр туа, – диде Президент. – Эшче һөнәрләр буенча чемпионат зур уңыш белән узды. Без һөнәрләр үзләштерү, кадрларны әзерләү югары технологияле җитештерү таләпләренә җавап бирүенә инандык. Казанышлар беркайчан җиңел генә бирелми, бу киеренке хезмәт нәтиҗәсе, конкрет кешеләрнең намус белән эш хезмәте.

Президент белдергәнчә, бүләкләнүчеләр арасында җитештерүдә хезмәт куючылар елдан-ел арта бара. Алар матди кыйммәтләрне үз куллары белән тудыра.

Рөстәм Миңнеханов кулыннан иң беренче бүләкне Бөек Ватан сугышы ветераны Клавдия Пустобаева алды. Сүз уңаеннан, 1 сентябрьдә аңа 100 яшь тула.

– Әнибез 20 ел буе финанс тармагында эшләде. Заманнан артта калмаска тырыша. Миңа скайп аша шалтырата. Кайчакта интернет начар эшли әле дип тә куя, – дип белдерде кызы газетабыз хәбәрчесенә.

Хезмәт кешеләре белән дә аралаштык. Алексеевск районының “Ватан” хуҗалыгы механизаторы Фәрит Гатинга Татарстанның атказанган механизаторы исеме бирелде.

– Бу эштә мин 34 нчы ел инде. “Фидакарь хезмәт өчен” медалем дә бар, яңа бүләк – иң кадерлесе. Барысы яшь вакытта сукага чыгудан башланган иде. Шуннан бирле жир эшеннән аерылган юк. Мин үзем Әлки районныннан, 18 ел Төрнәледә яшим. Берьюлы ике тракторда эшлим. Иртән сәгать биштә торам, алтыда басуда булам. Бернинди ялсыз эшлибез, – ди алдынгы тракторчы.

Таныш йөзләр дә бар. Ркаил Зәйдуллага халык шагыйре исеме бирелде.
– Һәр шагыйрь ул халык бәгъреннән тамган, ул – халыкны. Халык үзе дә бит әле сине үзенеке дип санарга тиеш. Моның өчен ул аның сөенечләрен дә, сагыш-үкенечләрен дә йөрәгенә барып җитәрлек итеп тасвирларга тиеш. Ил йортыбызны Дәрдемәнд язганча кораб итеп күзалласак, без анда ишкәкчеләр генә, көймә йөзсен өчен тигез итеп ишәргә крәк. Моның өчен безгә телдә дә, фикердә дә бердәмлек кирәк, – диде ул.

“Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Айрат Зариповка мактаулы бүләкне 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм үткәрүгә зур өлеш керткән өчен тапшырдылар.

Сәрия Мифтахова

Фото: tatarstan.ru


Фикер өстәү