Районнар һәм шәһәрләр арасында узган бәйгедә җиңүчеләргә Казанда машина тапшырдылар

Татарстан Президенты муниципаль берәмлекләр арасында узган республика бәйгесендә җиңүчеләргә эш машиналары тапшырды. Тантана Республика көне уңаеннан Казанда узды.

«Муниципалитетлар – башкарма хакимият органннары арасында иң җаваплы баскыч. Халык сезгә бәяне абруегызга, кешеләр белән ничек аралашканыгызга карап бирә», – диде Рөстәм Миңнеханоы тантанада.

Татарстан Президенты фикеренчә, вакытында чара күрү авыл җирлеге башлыклары өчен аеруча мөһим. Шуңа күрә ике елга бер мәртәбә Татарстанда бәйге уздыралар һәм җиңүчеләргә машина тапшыралар.

Бәйге барышында райондагы торак пунктлары саны һәм аларның үзәктән ераклыгына, тапшырылган торак күләменә, кече һәм урта эшмәкәрлек буенча программаларның ни дәрәҗәдә үтәлүенә игътибар бирелә.

 

 


Фикер өстәү