Валентина Матвиенко татарстанлыларны Республика көне белән котлады

Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе  Валентина Матвиенко Татарстан кешеләрен Республика көне белән котлады. Котлау телеграммасы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адркесына юлланган.

«Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Хөрәтле Фәрит Хәйрулла улы! Чын күңелдән сезне һәм Татарстан Республикасы халкын Татарстан Республикасы көне белән котлыйм.

Татарстан Республикасы көне – шул җирдә туып-үскән, язмышын аның белән бәйләгән һәркем өчен мөһим вакыйга. Меңьеллык тарихы булган Татарстан төрле хәлләр кичергән, республика кешеләре туган якларының чәчәк атуына, ата-бабаларының бай мирасын саклап калуга һәм арттыруга төрле яклап ярдәм итеп киләләр.

Мәдәниятләрнең һәм цивилизацияләрнең күп гасырлык диалогы барышында монда төрле халыкларның һәм төрле диннәрнең традицияләре һәм йолалалры бергә үрелеп барган. Күп милләтле республика кешеләре арасындагы татулык һәм дустанә мөнәсәбәтләр мәгърур мәчетләр белән православие храмнары арасындагы гармониядә чагыла. Табигать ядкярләре һәм ЮНЕСКО карамагындагы уникаль архитектура объектлары гомумкешелек кыйммәтенә ия, монда күп санлы туристларны җәлеп итә.

Республиканың уңайлы геополитик хәле, куәтле ресурс потенциалы һәм төпле икътисадый сәясәт сәнәгать җитештерүен яңарту, инновацион технологияләрне эшләү һәм гамәлгә кертү, Татарстанда социаль, мәгариф һәм фәнни өлкәләрне үстерүгә юнәлгән программаларны гамәлгә ашыру өчен ныклы нигез булып тора.

Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимияте органнары кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен арттыру, республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итү, эшкуарлык эшчәнлегенә уңайлы шартлар тудыру өчен күп нәрсәләр башкара.

Ышанам, Татарстан Республикасы кешеләре киләчәктә дә гомуми илкүләм бурычларны хәл итүгә зур өлеш кертәчәкләр. Сезгә уңышлар һәм Ватан хакына яңа казанышлар телим».


Фикер өстәү