31 декабрь көнне эшләячәкбезме?

2019 елда соңгы эш көне 31 декабрь булачак. Бу хакта Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

2020 елга расланган яллар һәм бәйрәм көннәре графигы нигезендә, Россиядә озын яллар 1-8 гыйнварда булачак. Узган елда ял ике көн алдан башланган иде. Ләкин быел 30-31 декабрь эш көннәренә – дүшәмбе һәм сишәмбегә туры килә.


Фикер өстәү