Башкортстанда беренче кар яуган

Башкортстанда быелгы җәй болытлы һава торышы белән тәмамлана. Төбәк территориясендә яңгырлар ява, һава температурасы көзге күрсәткечләргә кадәр түбәнәйде. Узган төнлә республиканың кайбер районнарында кар яуды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Узган төндә республиканың кайбер районнарында кар яуды. Җәйнең соңгы көнендә табигый аномалия турында социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итте. Кышкы атмосфера явым-төшемнәре Ишембай, Бөрьян, Күгәрчен районнарында теркәлгән.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, мондый һава торышы сентябрьнең беренче көннәрендә сакланачак.


Фикер өстәү