Татарстан Президентына космоста булган беренче чәкчәк бүләк иттеләр

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка космоста булган беренче чәкчәк бүләк иттеләр. Үзмәшгуль-кондитер Алинә Шәйхетдинова гаилә рецепты буенча үзе әзерләгән үзенчәлекле бүләк тапшырды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте.

«Татарстан компанияләре өчен киртәләр юк, һәм безнең эшмәкәрләр теләсә нинди биеклектән дә файдалана ала», — диде Габделганиев. Министр искәрткәнчә, Татарстан — Россиядә кече һәм урта эшкуарлык экспортын үстерү буенча лидерларның берсе. Бу юнәлештә эш тагын да көчәячәк кенә.

«KPMG компаниясе белән берлектә без «Экспорт акселераторы» белем бирү программасын эшләтеп җибәрдек. Анда Татарстаннан сайлап алу узган 120 кече һәм урта бизнес вәкиле белем алачак. Продукцияне экспортка чыгару — безнең көндәлек чынбарлык, ә Икътисад министрлыгы моның өчен квалификацияле ярдәм күрсәтә», — дип аңлатты министр.

«Татар-информ»га Татарстан Икътисад министрлыгының матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, Рөстәм Миңнеханов үз бүләген Казанда ачылган Чәкчәк музеена тапшырырга карар иткән.

Элегрәк Татарстан эшмәкәре чәкчәкне стратосферага чыгарып, интернеттагы гадәти булмаган эксперимент белән видео бастырып чыгарды. Очыш GPS-трекер очу аппаратында һәм температура датчигы урнаштырылган җир өсте мобиль станциясеннән күзәтелә. Чәкчәк 30 чакрым биеклеккә җитте һәм аннан соң уңышлы гына җиргә әйләнеп кайтты.


Фикер өстәү