Рөстәм Миңнеханов Kazan City Racing автотамашасында «Урал» мотоциклында килде

Бүген Республика көнендә Казандагы Меңьеллык мәйданында Kazan City Racing автотамашасы башланып китте. Чара алтынчы мәртәбә оештырыла. Бу тамашада автомотоспортның әйдәүче йолдызлары катнаша. Бәйрәм мәйданында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров да булдылар. 

Тамашага Татарстан Республикасы Президенты «Урал» мотоциклында килде, ул Harley-Davidson мотоциклчылар клубы колоннасын иярткән иде. Бүген байкерлар, Мәскәү белән Казан арасында 800 км узып, «Кызыл Кремльдән — Ак Кремльгә» мотоузышын тәмамладылар. «Мин бик мотоцикллар яратам. Без “Урал”, “ИЖ”, “Восход” мотоциклларында үстек», — диде Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә интервьюсында.

Техник зонада Татарстан Президенты Kazan City Racing узышына килгән Россия узышчылары һәм дрифтерлары белән очрашты.

Казанга беренче мәртәбә автотамашада катнашу өчен «Наследие» командасы да килгән иде, ул классик автомобильләрдә боҗра узышларында катнаша.

«Татарстан өчен техник спорт төрләренең кешеләрне һәрвакыт җәлеп итеп торуы – күркәм күренеш. Бу вакыйгага кушылган һәркемгә рәхмәт. Һәр ел саен узышчылар югары осталык күрсәтәләр», — дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-Мастер» командасы чыгышын карады.

Бүген тагын Рөстәм Миңнеханов «Казан» гаилә үзәгендә булды, анда мотосерфинг буенча Дөнья Кубогына спортчылар чыгышларын карау өчен төп тамаша мәйданы урнашкан. Ярышлар Казанда 29 августтан 1 сентябрьгә кадәр барачак. Анда 10 илдән 50 спортчы катнаша.


Фикер өстәү