«Шаян-ТВ » телеканалы «Төп геройлар-2019» премиясенең «Ел ачышы» номинациясендә җиңде

Бүген Казан циркында «Төп геройлар-2019» Еллык илкүләм балалар премиясен тапшыру тантанасы узды.

«Бу премия 2017 елдан бирле үткәрелә. Быел без дә катнаштык. «Ел ачышы»нда җиңүгә ирештек. Сайтта балалар үзләре тавыш бирделәр, безне сайлап алдылар. «Карусель» каналына да, тамашачы балаларга да рәхмәт белдерәбез», — дип сөйләгән каналның җитәкчесе Рамилә Сәхабетдинова.

«Шаян ТВ» каналы өчен Татарстаннан гына түгел, Россия төбәкләреннән дә , шул исәптән, Инстаграм челтәрендә дә, Төркия, Америка, Канададан тавышлар күп бирелгән. Җиңүчеләрне «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов котлаган.

Тантанада 13 номинация буенча җиңүчеләр бүләкләнде. Тантана барышында «Карусель» телеканалында балалар арасында популяр булган анимацион сериаллар, мультфильм геройлары катнашында җырлы-биюле чыгышлар куелды. Нәни тамашачылар Маша һәм Аюны, Фиксиклар, Көчекләр патрулен, Барбоскиннарны, «Тыныч йокы, нәниләр» тапшыруы каһарманнары — Хрюшка, Каркуша, Филя һәм башкаларны күреп куанды.

 


Фикер өстәү