Сарманда Илһам Шакировка бюст ачылды

Республика көнендә Сарман балалар сәнгать мәктәбенә – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, “Алтын аполлон” һәм башка мактаулы исемнәр һәм бүләкләр иясе Илһам Шакиров исеме бирелде һәм бөек җырчыбызга бюст ачылды. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.

Тантанада күпсанлы мәртәбәле кунаклар да катнашты.

Сарманлыларның шатлыгын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эш итү комитеты җитәкчесе Фәрит Уразаев, Татарстан Республикасы “Ак калфак” җәмгыяте җитәкчесе Кадрия Идрисова, якташыбыз, эшмәкәр, Илһам Шакиров бюстын эшләүгә һәм аның исемендәге җыр бәйгесе үткәрүгә матди ярдәм күрсәткән Илдар Гамиров, Илһам Шакиров бюсты авторы – сынчы Фәнил Вәлиуллин уртаклашты.

Шулай ук чарада Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллина, аның тормыш иптәше – Татарстанның атказанган артисты Азат Хәлимов, җырчы Азат Нургалиев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Андреев, “Татар моңы” конкурсы лауреатлары Азат һәм Алинә Кәримовлар, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәсим Әхмәтшин һәм башкалар катнашты, диелә район хәбәрендә.


Фикер өстәү