Миңнеханов Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан Президенты,  В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре! Хөрмәтле тармак ветераннары! Татарстан Республикасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм, — диелә котлау текстында. — Күп еллар дәвамында сез илебезнең миллион халкы яшәгән йортларга ут һәм җылылык китерәсез. Сезнең катлаулы көндәлек хезмәтегез Россиянең социаль-икътисади үсешен билгели, аның энергетик куркынычсызлыгының гаранты булып тора. Шуңа күрә нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне бөтен халыкның яраткан һөнәри бәйрәмнәреннән берсе, ә нефтьче һәм газчы һөнәре – илдә иң дәрәҗәлеләрнең берсе.

Быел республика шулай ук «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсе оешуга 60 ел, «Ямашнефть» нефть-газ чыгару идарәсе оешуга 50 ел һәм «Транснефть-Прикамье» компаниясенең 70 еллыгын билгеләп үтә. Без һәрвакыт Татарстанның нефть-газ сәнәгате барлыкка килү тарихын, легендар исемнәрне һәм ветераннарның хезмәт батырлыкларын истә тотачакбыз.

Сезнең хезмәтегез һәм Татарстан Республикасы чәчәк атуына зур өлеш кертүегез өчен рәхмәт сезгә.

Сезгә бәхет, нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телим.

Бәйрәм белән!» — диелгән Татарстан Республикасы Президенты, В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнехов котлавында.

 


Фикер өстәү