5200 гектарда – бәрәңге, 2500 гектарда яшелчә уңышы җыеп алырга кирәк

Хөкүмәт йортында узган брифингта журналистлар Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовтан үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җавап алды. Авыл хуҗалыгында эшләр бер-берсенә нык бәйле: бер борчу, гадәттә, икенчесенең килеп чыгуына сәбәпче була.

Сер түгел, язын 2 миллион 820 мең гектар мәйданда җир эшкәртү, тырмалау, чәчү  һәр хуҗалыкта да тиешле югарылыкта узды, дип әйтеп булмый. Бүген  хуҗалыклар шуның нәтиҗәсен тоя. Барлык агротехник чаралар вакытында башкарылган, югары сыйфатлы орлык чәчелгән, иң кирәк чагында гына яфрактан тукландырылган кырларда уңыш урыны белән 60-70 центнерга җиткәндә, урык-сурык кына эшләүчеләрдә ул 16 центнердан артмый.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, узган көз һәм быелгы язда республика хуҗалыкларында башлыча яхшы сыйфатлы орлык чәчелгән. Чәчүлекнең  нибары 11 проценты гына гомуми сыйфатлы, калганнары – элита һәм оригиналь, ягъни иң югары сортлы булган.

Минераль ашламаларга килгәндә, аның күләме узган елга караганда да күбрәк – гектарга 57 килограмм кертелгән. Бу – авыл хуҗалыгы нык алга киткән илләр белән чагыштырганда шактый кимрәк булса да, журналистлар: “Бу кадәр ашлама куллану кеше организмына начар тәэсир итмәсме?”– дип сорады. Министр борчылмаска киңәш итә. Белгечләр раславынча, чамасын белеп кулланганда, минераль ашламалар игеннәрнең үсешенә уңай тәэсир итеп кенә калмый, аның сыйфатын да яхшырта ала.

Ашаган белми, тураган белә дигәндәй, 2 миллион 100 мең гектардан артык иген мәйданын чүп үләннәргә каршы препаратлар белән эшкәртү, 1 миллион 143 мең гектарда корткычларга каршы препаратлар куллану, 780 мең гектарда игеннәрне төрле авыруларга каршы “дәвалау”, миллион ярым гектарда яфрактан тукландыру җиңел генә башкарылмый. Шактый күләмдә чыгымнар да сорый, маңгай тире дә аз түгелми. Әмма нәтиҗәсе сөендерә. Башкача булганда, әйтик,  Минзәлә районындагы “Минзәлә таңнары” һәм “Колмурзино”, Мамадыш районы “Продпрограмма”, Балык Бистәсендәге  “Логос” хуҗалыкларында көзге культураларның уңышы гектардан 70 центнерга җитәр идеме? Яисә республика буенча бер гектардан уртача уңыш күләме 30 центнердан артыр идеме?

Авыл хуҗалыгында бер генә ел да җиңел килми. Быел да урып-җыю эшләре гадәттәгедән атна-ун көнгә соңрак башланып китте. Башка еллардан аермалы буларак,  июньнең шактый коры килүе, ә июльдә әледән-әле яңгырлар яву кыр эшләре барышына тәэсир итми калмады. Әмма эшне тиешлечә оештыра белгән хуҗалыклар кояшлы көннең сәгатен түгел, минутын да файдалана алды, дияргә була. Катлаулы һава шартларында  880 мең гектар иген уңышы җыеп алыну да шуны дәлилли. Әйтергә генә җиңел: амбарларга 2 миллион 600 мең тонна ашлык кайтты.

Әледән-әле явып узган көчле яңгырлар бүген дә урып-җыю эшләрен нык катлауландыра. Кама Тамагы һәм Лаеш районнарындагы метеопостлар кайбер хуҗалыкларда көчле яңгырларның 12 сәгатьтән артык дәвам итүен раслый. Бер явуда – 60 миллиметр! Мондый яңгырлардан соң кырга комбайн кертү шактый кыенга туры килә.

Комбайннар дигәннән, урып-җыюда  2900 комбайн эшли. Бер комбайнга 700-800 гектар туры килгән хуҗалыклар да бар. Шулай булуга да карамастан, техниканы оста файдалану, эшне яхшы оештыра алу нәтиҗәсез калмый.  Нурлат, Әлки, Ютазы, Апас, Питрәч, Зәй һәм башка  районнарда эшнең 70-76 проценты тәмамланган. Ә Чүпрәле районының “Чынлы”, Актаныш районының “Нур Баян” хуҗалыкларында урып-җыюны тәмамларга да өлгергәннәр.

Иң югары уңыш Зәй районы хуҗалыкларында – гектарыннан 43,8 центнер ашлык алына. Тукай районында – 41,3, Сарман һәм Минзәләдә – 40,2, Мамадыш һәм Актаныш хуҗалыкларында уңыш күләме 40 центнердан арта.

“Иң яхшы комбайнчы” дип исемләнгән бәйге дә кызганнан-кыза. Урып-җыю эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешкән 500 комбайнчыны 25 миллион сумлык Президент бүләге көтә. Бәйгедә 1110 комбайнчы катнаша.

Кыр эшләренең икенче һәм мөһимлеге ягыннан урып-җыюдан калышмаган өлеше – 540 мең гектарда көзге культураларны чәчү дә республикада оешкан төстә башланып китте. Салкыннарга бирешми кышласыннар өчен, көзге чәчүне тиз арада башкарып чыгу кирәк.

Көзге көннең вакыты чикле. Кояш чыгарга да өлгерми, көн узып та китә. Башкарасы эшләр генә акрын кими. 2 миллион 100 мең гектар мәйданда сөрү җирләре эшкәртәсе, 5200 гектарда – бәрәңге, 2500 гектарда яшелчә уңышы җыеп алырга кирәк.

 


Фикер өстәү