Казанда эшче биеклектән егылып имгәнгән

Казанда 26 яшьлек эшче бетон болгату җайланмасыннан егылып, җитди имгәнгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

«29 августта иртән Казанның Каучук урамында СП ЖБИ-2» ҖЧҖ территориясендә 26 яшьлек эшче зыян күргән. Тикшерү мәгълүматлары буенча, ир-ат цемент бушату белән шөгыльләнгән. Бетон болгату җайланмасына менгән һәм 3 метр биеклектән бетон мәйданчыкка егылган», – дип сөйләде Андрей Шептицкий.

Ир-атны авыр хәлдә Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.

Бу факт буенча тикшерү башлаганнар. «Хезмәтне саклау таләпләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/31/192604/


Фикер өстәү