6 яшьлек Айза Нәбиуллина ярдәм көтә

Казанда яшәүче 6 яшьлек Айза Нәбиуллина ярдәм көтә. Сабыйга, сәламәтлеген ныгытыр өчен, 2 миллион 700 мең сумнан артык акча кирәк. Айзаны әнисе генә тәрбияли. Сабыйга бер яшь дигәндә, әтисе фаҗигале төстә вафат була. Хәзер Гөлнарага ике сабые – Ясминә белән Айзага әти дә, әни дә булырга туры килә.

– Кызыбыз тиешле вакытында туды. Авырлыгы 4 килограммнан артык, буе да баһадир­лар­ныкы кебек 59 сантиметр иде. Табиб­лар, тугач та, сәламәтлеген 9 балл дип бәяләде. Тиешле прививкаларны кадатып, өйгә кайтып киттек, – дип искә ала Гөл­нара. – Бала тудыру йортыннан чыккач, олы кызыбыз да авырган иде. Ике ел тернәкләндерү үзәк­ләренә йөр­теп, без аны сәламәт­ләндерә алдык. Шөкер, ул хәзер бернидән дә зарланмый. Айзаны да бер табибтан икенчесенә йөртә башладык. Кая гына бармадык. Балалар республика клиник хастаханәсендә безгә “Үзәк нерв системасына зыян килгән” дигән диагноз куйдылар. Ашаганын кире чыгарды ул. Башын да бер яше тулгач кына тота башлады. Борылып ятарга исә яшь ярымга җиткәч кенә өйрәнде. Үрмәләү­ләр, шуышып йөрүләр дә бик соң гына башланды.

Шушы бер ел эчендә гаилә баланы аякка бастырыр өчен барысын да эшли. Әтиләре олы бала белән өйдә булса, әниләре хастаханәдә ята. Бу авырлыкны ничекләр үтәрмен инде, дигәндә генә, язмыш тагын да каты сынау бирә. 2014 елның июнь аенда сабыйларның әтиләре юл фа­җи­гасендә һәлак була.

– Ул ел безнең өчен иң авыры булды. Әтиләре вафатыннан соң ике кызым да көз-кыш айларында бик каты авырды. Хастаханәдән чыга алмадык. Ул чакта Ясминәгә –3 яшь тә 2 ай, Айзага 1 яшь тә 4 ай иде. Кечкенә кызыбызның авырулары янына өянәк кушылды. Бары көчле дарулар эчеп кенә, әлеге чирдән котыла алдык, – ди Гөлнара.

Дәвалану бушка китми. Әк­ренләп Айзада уңай үзгәрешләр сизелә башлый. Күзгә күренеп үсеп китә. Ашарга да өйрәнә, төсләрне аера, сөйләшә. Рәсем ясау сәләте дә ачыла. Хәтта апасына ияреп, җырлар да җырлый.
– Тернәкләндерү курслары­ның файдасын күрдек. Безгә Кытай табиблары булышкан иде. Пензага да барып дәваландык. Кызым әкренләп атларга өйрәнә. Моны күреп, табиблар да өмет­ләндерә. Балам үзе дә тырыша. Әлегә ул ныклап атлап йөри алмый. Әмма безгә монысы да мог­җизага тиң инде, – ди әнисе.
Гөлнараның бик тә сабыйларын сау-сәламәт итеп күрәсе килә. Олы кызы өчен борчылмый ул хәзер. Ничек итеп Айзаны аякка бастырыйм, дип баш вата. Матур гына тормыш көткәндә, пар канатсыз калуына ул әле ышанып бетми. Газиз кешесен бик сагына. Кызлар да әтиләрен сорап аптырата икән. Шуңа да Гөлнара, аларга әти дә, әни дә булыр өчен, кулдан килгәннең барысын да эшли. Тик менә матди якны гына кайгырта алмый. Айза авыргач, ул көн-төн аның янәшәсендә. Шуңа да мәрхәмәтле кешләрнең ярдәм итүенә өметләнә.

– Табиблар кызымның тере­ләсенә ышандыра. Үзем дә аның йөреп китәсен күз алдыма китереп хыялланам. Шуңа да вакыт узганчы, кызымны дәвалыйсы иде, – ди ул. – Безне кабул итәргә әзер клиникалар да бар. Әмма алар сораган сумманы күтәрә алмыйбыз. Ярдәм итсәгез иде.

Айза Нәбиуллинага булышыр өчен исәп-хисап счетлары:
Сбербанк 5469 6200 1812 1689 Гульнара Рамилевна
QIWI: +79172577723
Яндекс Деньги: 410014067220830
PayPal: gulnara.nabiullina2018@yandex.ru

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү