65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина оешмаларына илтү хезмәте барлыкка килгән

Яшел Үзән авылларында яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина оешмаларына илтү хезмәте ясаганнар. Бу турыда Яшел Үзән муниципаль берәмлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу чара  «Өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү һәм системалы ярдәм күрсәтү программасын эшләү һәм гамәлгә кую» һәм «Демография» проектларын тормышка ашыру кысаларында башкарыла. «Рәхәт» социаль ярдәм күрсәтү үзәге Яшел Үзән медицина хезмәткәрләре белән берлектә бу эшне башкара.

Алар диспансер күзәтүе һәм скрининг тикшерүләр үткәрә, онкологик авыруларны ачыклый, аз хәрәкәтләнүче гражданнарга хезмәт күрсәтә, ихтыяҗ булганда планлы госпитализация үткәрә.

Мәсәлән, Мулла Иле авылында көн күрүче пенсионерларны Нурлат район хастаханәсенә, ә Олы Карагуҗа авылыннан өлкән яшьтәге кешеләрне Большие Ключи табиблык амбулаториясенә алып килгәннәр.

 


Фикер өстәү