80 яшьлек пенсионерның гомерен саклап калу өчен Актанышка белгечләр чакырталар

Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе белгечләре Актаныш районы үзәк хастаханәсенә килеп, пенсионерны тикшереләр һәм шунда ук опреациядә ясап китәләр, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте. 80 яшьлек ир-атның корсак аортасы аневризмы ачыклана.

80 яшьлек пенсионер алдагы көнне иртәнге 9да район хастаханәсенә бөтен корсагы буенча кискен авыртуларга зарланып керә. УЗИда ир-атның корсак аортасы аневризмасына тап була. Медицина хезмәткәрләре оператив рәвештә АМЯХ (Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе) җитәкчелеге белән элемтәгә кереп, кан тамырлары хирурглары бригадасы килүне оештыралар.

Чаллы белгечләре ир-атны үзәк район хастаханәсендә үк операция ясарга карар кыла. Операция уңышлы уза, бүген пациентның хәле тотрыклы дип бәяләнә.


Фикер өстәү