Алданган туристларга 3 млн түләнмәячәк

«Идел сәяхәтләре+»(«Волжские путешествие+» )туристик фирмасының алданган клиентлары үз акчаларын кире кайтара алмаган. Суд приставлары туристларга түләнмәгән акчаны түләттерү турындагы башкарма документларны җитештерүне туктатткан. 

Турфирманың алданган клиентлары судка мөрәҗәгать итеп, бу эштә откан була. Суд карары буенча, «Идел сәяхәтләре+» фирмасы зыян күречеләргә өч миллион сум түләргә тиеш булган.

Суд приставлары бурычлының банк счетларын һәм милкен эзләп таба, тик фирма артында бернинди дә милек һәм счетлар булмавы ачыкланган. Шуңа күрә башкарма документланы «Башкарма җитештерү турында»гы закон нигезендә ябарга карар кылганнар.

Закон буенча, «Идел сәяхәтләре+» клиентлары кабат приставларга суд карарын үтәү өчен мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

 


Фикер өстәү