Ана капиталын ничек файдаланырга?

Икенче һәм аннан да күбрәк бала тапканнан соң бирелүче ана капиталы акчасын гаилә машина алганда куллана аламы? Бу сорау байтак гаиләләрдә кызыксыну уята, тик җавабы сөенерлек түгел. Россия Дәүләт Думасы депутатлары ул турыда ел саен диярлек бәхәсләшә. Бер төркем аны хуплый,  кайберләре ул тәкъдимне кискен тәнкыйтьли. Шуңа күрә законга үзгәрешләр кертә алганнары юк. Сертификатны автомобиль алу өчен файдаланырга рөхсәт ителми.

Быел алты ай эчендә республикада 10 меңнән артык гаиләгә ана капиталы сертификаты тапшырылган. Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе вәкиле Гөлсинә Сабирова әйтүенчә, аны куллану максатыннан тапшырылган 13 меңнән артык гариза канәгатьләндерелгән, ягъни акчалары күчкән. Гаиләләрнең 90 проценты сертификат акчасын торак шартларын яхшырту өчен тота. Аның белән фатир кредитын, займны каплыйлар. Баланы укыту өчен алырга теләүчеләр дә ел саен күбәя икән. Элек баланың өч яшькә җитүе кирәк иде. Узган ел законга төзәтмәләр кертеп, ул чикләүне бетерделәр.

Гөлсинә Сабирова быелгы үзгәрешләр хакында да сөйләде. Март аенда кабул ителгән федераль закон, торак шартлары буенча таләпләрне арттырды. Гаилә торак сатып алырга уйласа, Пенсия фонды сертификат акчасын күчерер алдыннан, ул бинаны яшәрлекме икәнен ачыклый. Торак җимерек, ташландык хәлдә булса, гаризаны кире кайтаралар һәм башка фатир яки йорт эзләргә киңәш итәләр. Йортны үзең төзергә уйласаң, Пенсия фонды сертификат акчасын өлешчә күчерә. Бер өлешен төзеп бетергәч, аны документлар белән расларга кирәк. Шуннан соң гына калган сумма күчерелә. Ул эш белән төзелеш оешмасы шөгыльләнсә, алдан килешү төзиләр һәм акча күчерүдә тоткарлыклар булмый.

2017 елдан сертификат акчасын гаиләгә айлык түләү буларак та күчерә башладылар. Ул бала тугач та яшь ярымга кадәр бирелә. Бу уңайдан да билгеле бер шарт бар: гаилә әгъзаларының айлык кереме җан башыннан исәпләгәндә 14 мең сумнан кимрәк булырга тиеш. Гаилә дигәндә, әти-әни, балалар күздә тотыла бит инде. Хатын-кыз ялгызы гына бала үстерсә һәм ата-аналары белән бергә яшәсә, әби-бабайларның айлык керемен сорамыйлар, хатын үзе турында гына мәгълүмат тапшыра. Олы бала балигълык яшенә җиткәннән соң гына икенче бала туса, сертификат биреләчәкме, дип тә сораучылар бар. Өлкәнрәкләренең яшь үзенчәлеге исәпкә алынмый. Бары тик икенче һәм аннан соң туган сабыйның туу турындагы таныклыгы буенча гына эш итәләр. Ул бары тик Россия гражданы булган кешеләргә генә бирелә. Читтән күченеп килүчеләр гражданлыкны бала туганчы алырга өлгермәгән икән, ул мәсьәләне хәл иткәч, соңрак Пенсия фонды бүлегенә гариза тапшыра алалар.

Ана капиталы сертификаты 2007 елдан гамәлдә. Ил җитәкчеләре фикеренчә, ул демография мәсьәләсендә ярдәм итәргә тиеш иде. Гөлсинә Сабирова әйтүченчә, 2012 елга кадәр бу җәһәттән зур күтәрелеш булып ала – балалар күп туа. Шуннан соң әкренләп кими башлый. Бу 1990 еллар азагында балаларның аз тууы һәм алар хәзер үзләре бала табу яшенә җитүе белән дә аңлатыла.

12 ел эчендә бу җәһәттән 84 миллиард сум акча бүленгән. Ана капиталы сертификатын бирү вакыты 2021 елның декабренә кадәр озынайтылды. Хәзер баласы туган кешеләр сертификатны шул вакытка кадәр алып өлгерергә  тиеш, ә куллану вакыты чикләнмәгән, дип аңлаттылар Пенсия фонды бүлегеннән. Аны өйдән чыкмыйча гына электрон форматта да алырга мөмкин. Сертификат акчасының быелгы күләме – 453 мең сум 26 тиен. Киләсе елда ул сумма идексацияләнеп, 470 мең сумга җитәчәк, дип фаразлыйлар.


Фикер өстәү