Аракчинодагы Галәм әхрамын кайчан төзекләндереп бетерәләр?

Казанда туристларның игътибарын җәлеп итәрлек урыннар шактый, дибез. Безнең калабызны үз иткән, даими кунакка килгән кешеләрне исә Кремль, Татар бистәсе белән генә кызыксындырып булмый хәзер.

Минем кунагым да – архитектура һәм табигать һәйкәлләре белән кызыксына торган кеше. Ул үзенчәлекле урын дигәч, Иске Аракчинодагы Галәм әхрамы искә төште. Әлеге үзәккә нигез салучы Илдар Ханов инде якты дөньяда юк, үзәк тә моннан берничә ел элек янгыннан зыян күрде. Ул хәзер кем кулында, янгын ни дәрәҗәдә зыян салган, төзекләндерү эшләре барамы? Сәяхәт кылганда әнә шул сорауларга да ачыклык керттек.

Галәм әхрамын бүген Илгиз Ханов төзекләндерә. Абыйның эшен дәвам итү – минем миссия, ди рәссам. Баксаң, бу – туристларның яраткан урыны икән. Без килгәндә, җиңел машиналар да, туристик автобуслар да шактый иде. Илгиз Ханов,  көненә 7-10 мең кеше кабул итәбез, ди. Әхрамга керү бәясе –нибары 100 сум. Барлык керем үзәкне төзекләндерүгә тотыла.

Нәрсә соң ул әхрам? Илгиз Ханов әйтүенчә, мәдәни үзәк. Килгән халыкны күзәтәм. Алар Илгиз Ханов ясаган портретлар, Илдар Хановның янгыннан исән калган эшләре белән кызыксына, Алла Суркова, Асия Глебова ясаган милли киемле курчаклар күргәзмәсенә соклана. Төрле милләт кешеләре абыйлы-энеле рәссамнар турында экскурсияне кызыксынып тыңлый. Туристлар сыннарны тотып карый, будда залындагы агачка сыланып,  сәламәтлек сораучылар да күренгәли. Бусы шаккатыра, әлбәттә. Илгиз Хановтан, кеше монда дәва эзләп киләме, дип сорыйм, аларга ишарәләп. Ул, елмаеп: “Бирегә ышаныч эзләп киләләр. Хәзерге заманда адәм баласында ышаныч какшады. Ул дәүләткә дә, якыннарына да ышана алмый. Бөтен бәла шунда”, – дип җавап бирә.

Кешеләрне чиксез яраткан, диннәр, мәдәниятләр аша рухи берләшү турында хыялланган Хановлар кемнәр алар? Илгиз Ханов сорауны әйтергә өлгергәнче үк сөйли башлый.

– Иске Аракчино – безнең туган җиребез. Илдар абый 1940 елда туган. Сугыш алды баласы. Андый баланың сабый чагы нинди шартларда үткәнен чамалыйсыздыр инде.  Өстәвенә Сталин репрессиясе… Бабайны, угрылык белән көрәшкән колхоз рәисен, донос язып харап иттеләр. Ул чакта шпион дип игълан итеп, атып үтерү берни тормаган. Шуннан аның балалары да, оныклары да халык дошманына әйләнгән. Әти белән әнине гел допросларга йөрткәннәр, кыйнаганнар. Ничек яшәгәннәр дисеңме? Итәк тулы бала, ризык юк, эшкә урнашып булмый. Кыскача әйтсәк, менә шулай. Әти – Мәснәви Мөхәммәтханов, бик күп эзләнә торгач, нибары йөк бушатучы булып эшкә урнаша алган. Эт типкесендә яшәү, кимсетүләр,  типсә, тимер өзәрдәй кешене дә сындырып, күкрәп торган чагында гүргә тыгып куйган. Әти гүр иясе булгач, әни алты баланы ничектер саклап калу өчен, фамилияне үзгәртергә карар кылган. Шулай итеп без – балалар Хановлар булып киттек. Тик бу да эзәрлекләүдән коткармаган. Безне ни яслегә, ни балалар бакчасына кабул итмәгәннәр. Хәмис абый – ачлыктан, Илдус 13 яшендә Иделдә батып үлгән. Илдар абый да әнине мәрткә китеп куркыткан…

Илдар Ханов өч яшендә өч көнгә мәрткә китә. Соңрак ул үзенең җәннәтне күрүе һәм кире җиргә кайтырга боерулары турында искә ала. Азрак үскәч, үзендә кешеләрне дәвалау сәләте барлыкка килгәненә төшенә. Аңа халыкның  дәвалану өчен  йөргәнен без инде беләбез.

Илдар Ханов бәләкәй чакта ук рәсем ясарга ярата, шуңа аның Казан сынлы сәнгать училищесын, соңрак Мәскәүдә Суриков исемендәге институтны тәмамлавы табигый. Ләкин аның картиналарын да, соңрак һәйкәл-сыннарын да кемнәрдер кабул итә, кемнәрдер юк. Чөнки алар без күнеккән калыпларга туры килми. Танылган картиналарыннан “Паганини” (1962), “Хиросима” (1965), “Инь Ян”ны (1962)  атап китик. Моннан тыш Илдар Ханов – 70тән артык рельеф һәм скульптура әсәрләре тудырган кеше дә. Иң популярлары – Чаллы каласындагы “Ватан-Ана”, Арча районының Кырлай авылындагы “Шигърият агачы” һәйкәлләре. Башта халык каршылыгына очраган бу хезмәтләре өчен рәссам 2009 елда Тукай премиясенә дә лаек була.

Илгиз. Ул абыйсыннан сигез яшькә кечерәк. Мин аның шушы үзәкне төзүдә катнашуы, абыйсына “Ватан-Ана” кебек зур әсәрләрне тудыруда ярдәм итүе турында бу очрашуга кадәр белми идем әле. Шулай ук рәсем ясарга яратуын, училищеда белем алуын, әмма абыйсының беренче шау-шулы күзгәзмәсе шаукымы аркасында Суриков институтына укырга керә алмавын (соңрак ул барыбер бу уку йортын тәмамлый) да, белсә, бик азлар гына белә торгандыр. Абый белән эненең юллары 1993 елда аерыла. Моны ул: “Абый  Аракчинога үз идеяләре белән кайтты. Мин исә зур агач ышыгында киң кәүсәле башка агач үсә алмаячагын аңладым һәм җыенып чыгып киттем”, – дип аңлата.

Илдар Ханов вафатыннан соң, әлеге үзәк тирәсендә җәмгыятьтә дә, Хановлар гаиләсе эчендә дә бәхәсләр чыга. Мин абыйның таланты алдында баш иям һәм аны бөек гуманист саныйм, ди боларны искә алып энесе. Шулай итеп, гаилә әлеге үзәкне дәүләт карамагына тапшырмаска дигән карарга килә. Сүз уңаеннан, 2017 елда биредә чыккан янгын беренчесе түгел. 1998 елда да янгын була һәм шактый зыян сала. Ул чакта әлеге вакыйга әллә ни кызыксыну уятмый. “Илдар рухи бердәмлек турында хыялланды. Тормыш – капма-каршылыкларның гармониясе. Яхшылык белән яманлык булган кебек, яктылык та, күләгә дә бар. Бу үзәктә салават күперенең барлык төсләре һәм бөтен төрле музыка булачак, дигән иде ул. Әлегә абыйның яраткан хезмәте күләгәдә калды”, – диде озатканда Илгиз Ханов. Һәм үзәкнең яктылыкка чыгасына шикләнмәвен белдерде.

Менә шундый кыска очрашу. Биредә төзекләндерү эшләре дә, туристлар белән эшләү дә бара. Илгиз төзелештә ярдәм итүчеләргә дә, туристларга да бердәй игътибарлы. Әйтерсең, ул кешене үтәли күрә, ә сиңа аны аңлар өчен бер генә очрашу җитмәячәк.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү