Ашалып бетмәгән ризык өчен штраф түләтәләр

Чехия ресторанында ашалып бетмәгән ризыклар өчен штраф керткәннәр. Җирле гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Добромержице бистәсендәге рестораннар тәлинкәдә калдырылган ризык өчен 50 крон түләүне таләп итә.

Төшке аш вакытында ресторанда «Швед өстәле» системасы эшли. Бина кунаклары керү өчен 97 крон (275 сум) түли дә аннан соң берничә төр ит һәм гарнирдан әзерләнгән ризыкларны сайлап ала. Төшке аштан соң ресторанга килүчеләр тәлинкәне кухняга кертергә тиеш. Әгәр анда нәрсәдер калган икән, төшке аш өчен өстәмә 50 крон түләргә кирәк.

Түләүдән баш тарткан очракта, каравылчы кунакларның паспорт мәгълүматларын язып ала, ул чакта ресторан җитәкчелеге түләүләрне суд тәртибендә таләп итәргә хокуклы.


Фикер өстәү