Авиарейс тоткарланган очракта пассажирлар билет акчаларын кире кайтарырга хокуклы

Роспотребнадзор рейслары тоткарланган авиапассажирларның хокуклары турында ачыклык кертте. Рейс тоткарланганда пассажирлар очудан баш тартырга һәм акчаларын кире кайтарырга хокуклы. Бу хакта ведомствоның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Кире кайтарылмый торган дип күрсәтелгән билетлар өчен дә акчаны кире кайтарып була.

Моннан тыш, авиайөртүчедән мораль зыян һәм чыгымнарны каплау өчен компенсация дә алырга була. Моны мәсәлән, тоткарлану сәбәпле, алдан акча түләнгән экскурсияләргә эләгә алмаганда эшләргә була.

Рейс тоткарланганда клиент бушлай хезмәтләр таләп итәргә хокуклы. Мәсәлән йөкне саклау, салкынча эчемлекләр сорау, ике тапкыр телефоннан шалтырату яки электрон почтадан ике хат җибәрү. Моннан тыш, кирәк булган очракта пассажирга ана һәм бала бүлмәсе дә тәкъдим ителергә тиеш.

Әгәр рейс дүрт сәгатьтән һәм аннан да озаккарак тоткарлана икән, пассажирларга кайнар ризык бирелергә тиеш. Әгәр көтү сигез сәгатьтән артып китсә, авиакомпания клиентларны кунакханәгә урнаштырырга һәм аэропортка кадәр трансфер тәкъдим итәргә тиеш.

 


Фикер өстәү